Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын кош гриппы турында: ничек сакланырга?

Узган елның 23 ноябрендә Калмыкиянең Яшалтын районындагы шәхси хуҗалыкларда үлгән йорт кошларында А төркемле кош гриппы вирусы ачыкланды. Кош гриппы кошлар арасында тиз таралучанвируслы инфекция.

Ул тышкы билгеләрсез узарга, кошларның үлеменә китерергә мөмкин. Соңгы елларда кош гриппының бер штаммы кешеләргә дә йокты. Авыру кошлар, ашкайнату, сулыш органнары зарарланып, үлә. Күчмә кошлар вирусның табигый резервуары булып тора. Кыргый кошлар, йортныкына караганда, әлеге вируска чыдамрак. Инфекция, кош тизәге аша чыгып, һава-тамчы юлы аша йога. Инкубация чоры 20-30 сәгатьтән алып , ике тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыру кош йомырка сирәк сала, ашамый, сусый. Аның йон-каурыйлары тузгый, кикрикләренең төсе үзгәрә, борын тишекләре томалана, сулавы ешая, тән температурасы 43-44 градус була.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2003 елдан 2008 елга кадәр кош гриппын 227 кеше йоктыра, алар үләләр. Кош грипыннан кеше үлү очрагы соңгы тапкыр 2014 елда Канадада теркәлгән.

Вирустан ничек сакланырга соң? Иң беренче чиратта үлгән яисә авыру кошны тотмаска, алардан әзерләнгән продукцияне файдаланмаска. Балаларны авыру кошлар янына якын җибәрмәскә. Мондый кошлар күренсә, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Грипп билгеләре күренгәндә табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри.

Республика ветеринария хезмәте кошларны кыргый кошлар белән контактка кермәслек шартларда асрарга кирәклеген искәртә. Авыруга шик булганда яисә үлгән йорт яки кыргый кош тапкан очракта дәүләт ветринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, дип яза ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең дәүләт ветеринариясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев