Мөслим-информ

Тагын бер күпфатирлы йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре башланды(+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Узган елны районыбызда күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарылды. Ишегалларында парковка урыннары булдырылды, асфальт юллар ясалды, балалар өчен уен мәйданчыклары да зур бер үзгәреш булды. Тик бу эшләр ташландык хәлдә булган сарай-гаражларны сүтү нәтиҗәсендә генә тормышка ашырылды.

Чөнки иске корылмалар шактый территорияләрне биләгән иде. Бүген инде Кооператив һәм Пушкин урамында урнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларының төзек һәм матур булуына сокланып туя алмый.

Шушы көннәрдә Кооператив урамының икенче ягында урнашкан йорт ишегалларындагы сарай-гаражлар сүтелә башлады. Әлеге территорияләр тулаем җыештырылп беткәч, биредә шулай ук халык өчен төрле уңайлылыклар тудырылачак. Тулырак мәгълүмат - видеорепортажда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: