Тагын бер кат Илфират турында (+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
Күпләр хәбәрдәрдер, Чаллы телеканалының Яр Чаллы шәһәре "Күңел" радиосы белән берлектә оештырылган зур шоу проектына 7октябрьдә старт бирелгән иде. Аның 2 нче сезоны Мөслим районында 17 октябрьдә башланып китте.
"Безнең җырчы" шоу проектының кульминация ноктасы 9 декабрьдә булды. Иң куанычлысы шул - Илфиратыбыз проектның финалына узды һәм Яр Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында, танылган җырчылар Хәния Фәрхи, Виталий Агапов, Әлфинә Әзгәмова, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Резида Шәрәфиева, "Болгар" бию ансамбле белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясады. Илфиратыбызга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов һәм мәдәният йорты коллективы, райондашларыбыз Яр Чаллыга барып, аңа көч биреп тордылар. Илфират сәхнәгә чыгып җыр башкаргач та, тамашачылар аны бик озак вакыт алкышларга күмеп сәхнәдән җибәрми тордылар. Танылган җырчы Габидулла Хормәтуллин шәхсән үзе сәхнәгә менеп Илфиратка җылы теләкләрен җиткерде.
СМС тавыш бирү юлы белән Илфират 7 урында калган булса да, жюри әгъзалары аңа тагын өстәмә 60 балл бирде, шулай ук залдагы тамашычыларның күпчелеге дә өстенлекне Илфиратка бирде һәм райондашыбыз проектта җиңүче дип игълан ителде. Илфиратка 50 мең сумлык сертификатны "Чаллы-ТВ" телекомпаниясе директоры Рәис Фәхретдинов тапшырды.
- "Шушы проектны оештыручыларга, "Чаллы-ТВ" телекомпаниясенә, "Күңел" радиосына, шулай ук үзебезнең җитәкчеләргә, район башлыгы Рамил Муллинга бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә",- диде Илфират Зәйниев.
Әйе, җирлегебездә талант ияләре аз түгел, аларның сафын Илфират Зәйниев та тулыландыра.Райондашыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез. Моң чишмәң саекмасын, Илфират. Мөслимебезнең сандугачы булып, тагын бик күп биеклекләргә ирешергә язсын сиңа!
Миләүшә Зәкиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 май 2022 - 08:35Языл һәм бүләк от! Май ахырына кадәр 2022нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла.19200
-
28 май 2022 - 16:24Кояш кызы Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.11500
-
28 май 2022 - 13:21Дуслык күпере Баек авылында Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында "Дуслык күпере" очрашуы узды.10800
-
28 май 2022 - 12:10Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде10800
-
28 май 2022 - 11:25Чигү чиккән кеше бозымнан арына Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.74800
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.25300
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.23500
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.26201
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.35800
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5129202
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.395600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.343801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).257804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.221503
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика