Мослим

“Табигать – тиңсез хәзинә”: Азалия гөле

"Табигать - тиңсез хәзинә" рубрикасын башлап җибәрәбез. Бүген сезнең игътибарыгызга иң матур бүлмә гөлләренең берсе булган азалия гөле турында мәгълүмәт җиткерербез.

Азалия Рододендрон семьялыгына керә. Грекчадан тәрҗемә иткәндә "алсу агач" дигәнне аңлата. Гадәттә аны якын кешегә бүләк итеп бирәләр. Ләкин ул өйне ямьләп озак утырмый, чәчәк атып бетерүгә аны ташлыйлар. Өй шартларында үстерергә һәм үрчетергә авыр. Азалия 10-12 җылылык һәм югары дымлылык булганда чәчәк ата. Үстерергә көйсез булса да, гөл яратучыларның мәхәббәтен яулаган чәчәкнең туган ягы - Кытай, Япония, Көньяк-көнчыгыш Азия. Көнчыгыш илләрендә чәчәк атучы бу гөл куагы- бәхет һәм тынычлык символы булып санала.

Гөлләрне карау тәртибенә тукталып китик.

Яктылык. Алар турыдан-туры төшкән кояш нурларын яратмый, күләгә урынны кулай күрә. Җәй көне савыты белән кояш төшми торган урынга чыгарып утыртырга мөмкин, яңгыр суы да бик файдалы.

Дымлылык. Азалия югары дымлылыкны ярата. Бүлмәдә коры һава булганда, гөлгә су бөркергә кирәк.

Су сибү. Гөлгә дөрес итеп сибелгән су - аның гомерен озайта. Туфрак кипмәскә, шул ук вакытта бик юеш тә булмаска тиеш. Үсемлек озак яшәсен, мул итеп чәчәк атсын өчен яңгыр, кар суы сибәргә тәкъдим ителә.

Температура. температурага бик таләпчән гөл. Кыш көне салкынча һава (12-14С) җитә. Дөрес тәрбияләгәндә 20-22 Ста да үсә. Җәй көне бакчага күчергән булсагыз, көз көне ягу сезоны башланганчы алып керү кирәк.

Туфрак. Башка бик күп гөлләрдән аермалы буларак, азалиягә ачы туфрак кирәк. Аны ылыслы, торфлы туфракка һәм бераз елга комын кушып ясарга мөмкин. Әзер туфракны чәчәк кибетләреннән сатып алырга да мөмкин.

Ашлау. Яз һәм җәй айларында атнага 1 тапкыр чәчәкләр өчен махсус чыгарылган ашламалар белән ашлау мөһим.

Чәчәк ату чоры. Гөл мул итеп чәчәк атсын өчен, үз вакытында үсемлекләрнең очын өзеп тору кирәк. Яшь ботакларда 4-5 яфрак кына калдырып, калган өлешен сындырып алабыз. Исегездә тотыгыз, гөл никадәр кабарынкы, купшы булса, аның чәчәкләре шуның хәтле азрак була. Азалияне чәчәк аткан вакытта башка урынга күчерергә, савытын борырга була. Дөрес тәрбияләгәндә ул елдан-ел күбрәк чәчәк атачак.

Чәчәкне үрчетү юллары. Гөл орлыктан, ботактан, тамырдан аерып утыту юлы белән үрчи. Орлыктан үрчетү озак һәм авыр процесс. Аның белән чәчәк үстерүче профессиональләр шөгыльләнә. Өй шартларында ботактан үстерү уңышлы санала. Яртылаш кибеп, агач хәленә кергән 5-8 см озынлыктагы ботакларны ачы туфракка урнаштырабыз. Эшегезнең нәтиҗәсен күрәсегез килсә, бу эшне май-август айларында башкарырга кирәк. Вертикаль рәвештә 1, 2 см тирәклектә утыртабыз, өстеннән пыяла банка, яки полиэтилен элпә белән каплыйбыз, су сибеп торабыз. 25 җылылыкта, 3-5 атнада ботак тамыр җибәрергә тиеш.

Бүлмә гөлләре үстерүдә уңышлар телибез. Үстергән гөлләрегез күзләрегезгә рәхәтлек, җаныгызна тынычлык бирсен дигән теләктә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: