Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигать матурлыгы да тәэсир итә

Сәрия апаның “Вконтакте” социаль челтәрендәге шәхси битендә зур итеп ясалган “Смешарики” мультфильмы геройларын күргәч, аның белән кызыксынуым артты. Гомумән, балалы кешеләр кызыгырлык нәрсәләр күп аның “бите”ндә. 

Тат. Бүләр авылында яшәүче Сәрия Мирзаянованы күпләр танылган алып баручы, артист егетебез Алмаз Мирзаяновның әнисе буларак та беләдер. Сарман районының Кәүҗияк авылы кызы, Лениногорск шәһәренең сәнгать училищесын тәмамлагач, юллама белән Тат. Бүләр урта мәктәбенә җибәрелә. Биредә ул укучыларга рәсем һәм сызым фәннәренең нечкәлекләрен өйрәтә башлый. Авылның “Сәйлән” балалар бакчасында да эшли, мәктәптә биология һәм хезмәт фәннәрен дә укыта. Сәрия апа беркайчан да рәссам булырга хыялланмаган. Әлеге юнәлеш буенча укырга керүе дә фәкать туганы шунда укыган өчен һәм бергә-бергә җиңел булыр дигән уйдан гына булган. Ә хәзер Сәрия апаны рәсем ясаудан аерам димә! Лаеклы ялда икенче сулышы ачылган аның.
– Эштә вакытта күңел халәтеңне тулысынча ачарга вакыт җитми икән ул. Пенсиягә чыккач, узган тормышыңны барлыйсың. Ни белән дә булса шөгыльләнәсе, нәрсә беләндер мавыгасы килү теләге туа, – ди Сәрия апа.
Ихатадагы мунча стенасына ясалган “смешариклар”ны күрергә генә булса да барасы килә минем аларга. Гади генә диварларны көлеп торырлык иткән рәсемнәр ниндидер уңай энергия бирә төсле. Мондый рәсемнәрне ул эмульсия һәм колер ярдәмендә эшли икән. 
Майлы буяулар белән ясалган картиналарын сатуга да куярга булыр иде. Ләкин райондашыбыз аларны үзе өчен ясый. Җылы башмаклар, төрле төсләрдән бизәкләп һәм хайваннар рәвешендә мунчалалар, юан җептән урын япмалары, паласлар да бәйли, үзле балчыктан төрле фигуралар ясый. Язу эшенә дә оста булып чыкты героем: шигырь, хикәяләр һәм скетчлар да яза икән. Менә шулай бар яклап та уңган, булган әнисе белән улы Алмаз да горурланып яши.
– Әни бер генә минут та тик тора белми. Укучыларны хезмәт дәресләрендә мәктәп яны тәҗрибә участогында бакча эшләренә өйрәтте. Кызларны ашарга пешерү, тегү-чигү серләренә төшендерде. Гомумән, хатын-кыз минем әни кебек эшсөяр, җитез һәм бик ягымлы булырга тиештер ул, – ди Алмаз.
Булачак тормыш иптәше Айрат белән Тат. Бүләрдә дус кызының туенда таныша ул. Озак та үтми үзенә дә туй күлмәге кию насыйп була. Мирзаяновларның тату гаиләсендә 5 бала тупырдап үскән. Җәен оныклар белән гөр килеп торган ишегалдын тагын яңа эшләнмәләре белән баетырга уйлый Сәрия апа. “Идеяләр көтмәгәндә килә”, – ди ул. Очраклы реклама ролигыннан да, берәр фильмнан да ала ул “кадрларны”. Күп очракта кызыклы фикерләрне Айрат абый да әйтә үзенә.
– Авылның матур табигате дә тәэсир итә. Илһамланып, әсәрләнеп иҗат итәсе, нидер эшлисе килә. Иҗат җимешләреңне мактап торучылар булганда, алга таба да бу эшне дәвам итәсе килә, – ди Сәрия Мирзаянова.

Лилия Шәймиева.

Фотолар – С. Мирзаянованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X