Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар чәч буяуның яман шеш авыруы белән ни дәрәҗәдә бәйле булуын ачыклаган

Чәчне елга алты тапкырдан да артыграк буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип яза "Татар-информ". Чәчне елга алты тапкырдан да артык буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Лондон Princess Grace Hospital хастаханәсе профессоры Кефан Мокбел җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы The...

Чәчне елга алты тапкырдан да артыграк буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип яза "Татар-информ".

Чәчне елга алты тапкырдан да артык буяу күкрәктә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Лондон Princess Grace Hospital хастаханәсе профессоры Кефан Мокбел җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы The Times порталына сылтама белән.

Табиб күкрәктә яман шеш булган авырулар тарихын өйрәнгән һәм чәчләре буялган хатын-кызларда бу авыруга диагноз 14 процентка ешрак куелуын ачыклаган.

"Безнең тикшеренүләр чәчтәге буяу һәм сөт бизләрендә онкология авыруы килеп чыгу арасында статистик бәйлелекне ачыклады. Мин чәчне елга алты тапкырдан да артык буямаска киңәш итәм һәм белгечтә даими тикшеренү үтеп тору кирәк", - дип җиткергән табиб.

Аның сүзләренчә, хуш исле кушылмалар минималь концентрациядә булган буягычлар сайларга кирәк. Ә менә табигый ингредиентлардан, мәсәлән, гөлҗимеш яисә рәваҗдән ясалган буяулар, сәламәтлеккә зыян салмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X