Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар баш авыртуы турында: “Сәбәбен белмичә, дару эчмәгез”

Миңа 42 яшь. Минем башым еш авырта. Авыртканда, пенталгин эчәм һәм авырту басыла. Әмма дус кызым, баш даруын күп эчәргә ярамый, дип куркыта. Атна-ун көнгә бер баш авырту минем яшьтәге кеше өчен ул нормаль күренештер бит? Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл...

Миңа 42 яшь. Минем башым еш авырта. Авыртканда, пенталгин эчәм һәм авырту басыла. Әмма дус кызым, баш даруын күп эчәргә ярамый, дип куркыта. Атна-ун көнгә бер баш авырту минем яшьтәге кеше өчен ул нормаль күренештер бит? Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә. Гүзәл Сәгыйтова: Баш авыртуның берничә көнгә сузылуы нормаль күренеш түгел. Бу кан басымының югары яки түбән булуы, ми карынчыгындагы басым күтәрелүе белән бәйле булырга мөмкин. Өйдә утырырга ярамый. Сәбәбен ачыклап, шуны дәваларга кирәк. Авыртуны баса торган даруны күпме дә эчеп була аны, тик һәрвакыт чирнең нәтиҗәсен түгел, ә сәбәбен дәвалау зарур. Ә баш авырту ул - чирнең нәтиҗәсе. Әгәр сәбәп башта икән - башны, умырткалыкта икән - умырткалыкны дәваларга, кан басымы югары яки түбән икән, аны төшерә яки менгерә торган препаратларны эчәргә кирәк. Алар бик күп төрле, һәркемгә индивидуаль билгеләнә. Ләйсәния Әгълиева: 42 яшьтә баш авырту нормаль күренеш түгел. Шуңа күрә, сәбәбен белмичә дару эчеп йөрүгә караганда, терапевтка барып тикшеренү дөресрәк булыр. Моның климакс алды халәте булуы да ихтимал. Гинекологка барып күренү дә комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев