Мөслим-информ

Табибка ышаныч терелтә

Тәтеш районының Кече Тархан авылы кызы ул. Кечкенәдән самимилеге, үҗәтлеге белән аерылып тора. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызларының киләчәген медицина белән бәйләве ата-ана өчен көтелмәгән вакыйга була. Аларның йөзенә кызыллык китермичә, укуында да өлгерлек күрсәтә, бер үк вакытта башкаланың Терегулов исемендәге хастаханәсендә дә эшли, төнге кизүгә дә бара ул.

– Мәктәптә укыганда классларында 13 бала иделәр, араларында Мәдинә генә югары уку йортын тәмамлады. Мәдинәбез сайлаган һөнәрен бик ярата. Тормыш иптәше һәм кызлары аңа һәрвакыт терәк булды. Шулай булмаса, ул үзен тулысынча эшкә багышлый алмаган да булыр иде. Эше бик җаваплы. Һәр балага индивидуаль якын килеп тә эшләргә кирәк бит әле. Берничек тә хата җибәрергә ярамый, – ди Тәтеш районының Кече Тархан авылында яшәүче әнисе Фәүзия апа.
Казан дәүләт медицина институтының педиатрия бүлеген тәмамлагач, Мәдинә Биектау районы хастаханәсендә балалар табибы булып эшли башлый, шунда ук интернатура да уза. Биредә яшь интерн зур сынау узган дисәк тә, хата булмас. Балалар бүлегендә эшләргә дә, бала тудыру бүлегендәге яшь әниләргә киңәшләр бирергә дә, авыру нәниләре белән ярдәм сорап килгән әниләрне кабул итәргә дә кирәк! Энергиясе ташып торган яшь табибә барысына да өлгерә. Танылган һәм тәҗрибәле табибә, “Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчесе Әлфия Камалетдинова кул астында күп нәрсәгә өйрәнә Мәдинә. 
– Бала – әни өчен бәгырь җимеше. Әз генә авырып китсә дә, әни кеше үз-үзен кая куярга белми. Кайбер очракларда балага консультация генә кирәк була. Әни кеше, баласы җитди авырый дип уйлап, безгә мөрәҗәгать итә. Барысын да аңлаткач, тынычланып кала. Минем өчен иң мөһиме – хезмәтемнең нәтиҗәсе. Сабыйларның ихлас елмаюын, уйнап йөрүләрен күрү – зур шатлык бит! Балаларның терелүен күрү исә җанга рәхәтлек бирә, – ди Мәдинә Сәлимова. 
Табибә Биектау хастаханәсендә унбер ел хезмәт куя. Тормыш иптәше Рубис белән сокланырлык парлар була алар, ике кызга гомер бүләк итәләр. Һәрвакыт балалар белән эшләгән Мәдинәнең тәҗрибәсе җитәрлек була – кызларын җил-яңгыр тидермичә, сау-сәламәт итеп үстерә. Балалары авырып яисә башка сәбәп белән беркайчан да эшен калдырмаган табибәне хезмәттәшләре дә ярата, хөрмәт итә. Кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләре белән уртак тел таба ул. Тәтеш районы үзәк хастаханәсендә балалар бүлеге белән җитәкчелек итә, Сарман районы хастаханәсендә балалар табибы булып эшли. 
– Мәдинә Мәүлетовна Мөслимгә 2003 елда эшкә кайтты. Аның кебек тәҗрибәле белгечнең безнең җирлектә эшләве – зур куаныч. Төрле елларда аңа җитәкче постлар тәкъдим ителде. Ләкин ул һәрвакыт каршы килде. Үз эшен яраткан табибә беркайчан да балалардан аерылмады. Сабыйларны дәвалау – аңа Ходайдан бирелгән сәләттер. Кайбер әти-әниләр хәтта “Мәдинә Мәүлетовна карау белән терелде балабыз, куллары да, сүзе дә шифалы”, диләр, – ди районның баш табибы Рамил Морзаханов. 
Әти-әнинең ышанычыннан бик күп нәрсә тора, ди белгечләр. Әни кешенең табибка чиксез ышануы медицина телендә плацебо дип атала икән. 
– Шундый очраклар була: балалар әнинең ышанычы белән дә терелә, бик тиз савыгып китә. Дәвалау эффекты ышаныч  тәэсирендә барлыкка килә, дип аңлатыр идем. Ләкин әти-әниләр шуны онытмасыннар: иң яхшы дәва – профилактика. Табигый төстә чыныккан организм авыруларга сирәк бирешә. Даруларга артык басым ясарга кирәкми, сабый авырганда сыеклыкны күп эчертергә кирәк. Һәм тагын шунысы бар: яшь әниләр интернет аша дәвалана башлады. Интернеттан алынган дәвалау ысуллары һәрвакытта да көтелгән нәтиҗә бирми. Табиб баланы үзе карап, дәвалауны да үзе билгеләргә тиеш. Үз белдегең белән дәвалану аяныч нәтиҗәләргә китерә. Соңгы араларда балаларда аллергия, салкын тиюләр, кискен тын юллары авырулары, йогышлы инфекцияләр бик еш күзәтелә башлады. Әлеге авыруларны дәвалауда кирәкле күрсәтмәләрне табиб кына бирә ала, – ди Мәдинә Сәлимова.
Табибә участок педиатры булып эшләүдән тыш, балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулезны кисәтү буенча да эш алып бара. Авыруны вакытында ачыклау, дәвалау юлларын билгеләү, күзәтү – барысы да аның карамагында. Мәдинә ханымның намуслы хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау кәгазьләренең исәбе юк. Ләкин аның өчен иң кадерлесе – савыккан балалар, елмайган әниләр, аларның ихлас рәхмәт сүзләре. 
Тормышта төрле хәлләр була, мәшәкате дә чыгып тора, башкасы да. Ләкин табибәнең бер генә авыруны да кырыс йөз, авыр сүз белән каршы алганы юк. Күңелсезлекләрне, начар кәефне хастаханәнең ишек төбендә калдырып, елмаеп килеп керергә кирәк. Чөнки ишек төбендә сиңа ышанган әниләр, күзләрен мөлдерәтеп караган нәниләр көтә.  Ак халатлылардан курыккан нәниләр белән уртак тел таба алу да зур тәҗрибә таләп итә. Ихласлык, гадилек белән балаларның яратуын яулаган табибә – әти-әниләр өчен иң зур хәзинәдер ул!

Лилия Шәймиева.  

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: