Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАБИБ-ОНКОЛОГ: ЭЧӘКТӘ ЯМАН ШЕШ АВЫРУЫ ЭЧ КАТУДАН, ПОЛИПТАН БАШЛАНА

Алдынгы илләрдә юан һәм туры эчәклек яман шеше кешеләр үлеменә китерә торган иң киң таралган авыруга әверелде. 2017 елда Татарстанда авыручылар саны буенча юан эчәклек яман шеше беренче урынга чыкты. Яман шешнең бу төре белән беренче чиратта кемнәр авырый һәм куркыныч авыруны башлангыч мәлендә ничек белеп алырга? Бу хакта Республика...

Алдынгы илләрдә юан һәм туры эчәклек яман шеше кешеләр үлеменә китерә торган иң киң таралган авыруга әверелде. 2017 елда Татарстанда авыручылар саны буенча юан эчәклек яман шеше беренче урынга чыкты. Яман шешнең бу төре белән беренче чиратта кемнәр авырый һәм куркыныч авыруны башлангыч мәлендә ничек белеп алырга? Бу хакта Республика клиник-онкология диспансеры онкологы (РКОД) табиб-онкологы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты һәм Россиянең атказанган табибы Илгиз Гатауллин сөйләде. - Илгиз Габидуллович, ни өчен юан һәм туры эчәклек яман шеше Татарстанда шулай киң таралды? - Колоректаль яман шеш - дөнья проблемасы ул. Бөтен җирдә дә колоректаль яман шеш белән авыручылар саны арта, шул ук вакытта ашказаны яман шеше белән авыручылар саны кими. Барысы да тукланудан килә - кешеләр элеккегә караганда бөтенләй башкача ашый башлады. Рационда чи яшелчә һәм җиләк-җимеш артты, шул ук вакытта ит һәм клетчатка күләме күбәйде. Димәк, кешеләр яхшырак тукланган саен, озаграк яши, шуңа бәйле рәвештә, яман шеш белән дә ешрак авырый башлады. Дөньяда колоректаль яман шеш белән ел саен якынча бер миллион кеше авырый башлый, шуларның якынча 500 меңе үлә. Саннар елдан-ел арта бара. Әгәр безнең республикада яман шешнең барлык төрләрен дә алсак, беренче урында колоректаль яман шеш тора. Калган урыннарда якынча бер үк өлештә үпкәдә, тән тиресендә, ирләр җенес системасының парсыз бизендә, хатын-кызларда күкрәк бизендә яман шеш булды. Былтыр, мәсәлән, Татарстанда яман шешнең төрле төрләре белән 16000 кеше авырый башлады. Авыручылар саны арта, өстәвенә бездә бу сан Россиядәге иң югары күрсәткечләрнең берсе: 100000 кешенең якынча 415е. Бу бик зур күрсәткеч. Нәрсә хисабына соң бу? Табиблар яман шешне күбрәк ачыклый башлады. Яман шешне башлангыч стадияләрендә ачыклау буенча программалар барлыкка килде. Колоректаль яман шеш белән бер ел эчендә ике меңнән артык кеше авырый башлады. Әле ике ел элек кенә ел дәвамында авырый башлаучылар саны 1500 кеше иде, хәзер ике мең булды. Бу патологиядән ел саен кешеләрнең күпчелеге, чама белән 350-400 кеше үлә. Кешеләр озаграк яши башлады. Элек алар үзләренең яман шешенә кадәр яшәп җиткерә алмаган булган. Кеше яшелчә һәм җиләк-җимешне көненә кимендә 500-800 г ашарга тиеш - Төрле диеталар колоректаль яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкинме? - Юк. Гомумән, кеше нормаль үссен һәм үсеш алсын өчен, билгеле бер вакытка - 30-35 яшькә - кадәр ит ашарга кирәк. Мускуллар үсеш алсын, органнар формалашсын өчен аксым кирәк. Шулай да, 30 яшьтән башлап, кешедә матдәләр алмашы акрыная. Шулай итеп аксымнар һәм хайван майларын артык куллану организм өчен зарарлыга әверелә башлый. Өстәвенә, яшь арткан саен кеше азрак хәрәкәтләнсә, эч кату башлана. Нәтиҗәдә башта полип барлыкка килә (полип - аномаль яман булмаган шеш - ТИ иск.), шуннан соң колоректаль яман шеш килеп чыга. 30-40 яшьтән соң кешеләргә хайван майларын һәм аксымнарын ашауны киметергә кирәк, күбрәк чи яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклануга күчү хәерле. Гомумән, кеше яшелчә һәм җиләк-җимешне көненә кимендә 500-800 г ашарга тиеш. Тагын ни өчен яман шеш белән авыручылар саны артты соң? Эш шунда, без азык-төлек сәнәгате продуктлары белән тукланабыз. Менә шуны уйлап карагыз әле: безнең ризык нәрсәләрдән тора? Мәсәлән, сөт һәм эремчек? Бу - пальма мае, тагын төрле эмульгаторлар, тагын ниндидер матдәләр. Мондый арзанлы, табигый булмаган, химик ризыкны куллану патологияләр китереп чыгара, шул исәптән, юан һәм туры эчәклек яман шешләрен дә. - Кешеләр өчен ничә яшьтә колоректаль яман шеш белән авырый башлау куркынычы зуррак? - Гомумән, яман шешнең башка төрләре кебек үк, бу авыру 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хас. Ләкин колоректаль яман шешнең, сүз уңаеннан, күкрәк бизе яман шеше кебек үк, үзенең үзенчәлекләре бар. Кешеләрнең 5-10 процентында туганда ук яман шеш була. Гадәттә ул 30 яшьтән соң һәм 50 яшькә кадәр барлыкка килә. Ләкин, мондый яман шеш белән, нигездә, халыкның 60 яшьтән өлкәнрәк төркеме авырый. - Эчәклек онкологиясе белән авыручылар күп очракта нинди стадияләрдә мөрәҗәгать итә? - Кызганычка каршы, кешеләр соңгы стадияләрдә мөрәҗәгать итә. Яман шешнең иң начар үзлеге - башлангыч стадияләрдә аның симптомнары булмый, кеше сау-сәламәт кебек тоела. Барлыкка килә торган беренче симптомнар - кан килү, эчәклек тыгылу. Болар яман шешнең катлауланган стадиясе инде. Шуңа күрә онкологларның бурычы - яман шешне башлангыч стадиясендә ачыклау. Ягъни скрининг дип аталган чаралар уздыру - сәламәт кешедә яман шеш эзләү. Кешене берни борчымаса да, без, аны мәҗбүриләп, яман шеш эзлибез. Хәзер диспансеризация программасына күкрәк бизе яман шеше скринингы - маммография кертелде. Аналык җиңсәсе яман шеше скринингы күптән башкарыла, ә колоректаль яман шеш скринингы әле яңа гына барлыкка килде. Тизәктәге яшерен канны ачыклау өчен тест ясала. Сәламәт кешеләрнең бер процентында бу тест уңай нәтиҗә бирә. Менә күз алдына китереп карагыз: тест уңай нәтиҗә биргән кешеләрнең якынча биш процентында юан эчәклек яман шеше диагнозы булачак, 20-30 процентында исә полиплар табылачак. Скрининг яман шеш эзләүдән бигрәк полиплар эзләүгә юнәлгән. Ягъни, без полипларны алып атсак, яман шеш үсү өчен сәбәп булмаячак. Симезлек - яман шеш барлыкка килү шарты ул - Эчәклек яман шешенең профилактика чаралары бармы? - Профилактиканы, беренче чиратта, балачактан ук башларга кирәк. Балаларны төрле гаджетлардан араларга кирәк - бу нурланыш. Икенчедән, баланы нәни чактан ук дөрес ашатырга кирәк. Һичшиксез, яшелчә, җиләк-җимеш бирү мөһим. Мәсәлән, кальций һәм D витамины колоректаль яман шеш куркынычын киметә. Ләкин витаминнар таблетка рәвешендә булырга тиеш түгел. Таблеткалар - бер файдасыз әйберләр ул. Кальций - эремчек, D витамины балык мае йә яңа тотылган балык рәвешендә була ала. - Аз хәрәкәтләнү яман шеш үсешенә йогынты ясыймы? - Әлбәттә. Аз хәрәкәтләнә торган яшәү рәвеше алып баручы кешеләр симезгә әверелә. Симезлек - колоректаль яман шеш кенә түгел, теләсә нинди яман шеш барлыкка килү шарты ул. Өстәвенә эч ката, бу исә колоректаль яман шеш килеп чыгу шартларының берсе була. - Шулай да эчәклек яман шеше - нәселдән килгән авырумы әллә кеше гомере барышында килеп чыккан яман шешме? - Генетик яктан килеп чыкканы - 5-10 процент чамасы. Ләкин, без авыруларны коткарабыз, алар яшәвен дәвам итә һәм деффектлы геннарны балаларына тапшыра. Шулай итеп мондый авырулар саны арта бара. Күкрәк бизе яман шеше белән дә шундый ук хәл. Әгәр ата-анада яман шеш 50 яшькә кадәр килеп чыкса, бу генетик яктан күчкән яман шеш буларак карала. Яман шеш 60 яшьтән соң ачыкланса, бу спорадик - спонтан килеп чыккан яман шеш буларак исәпләнә. - Генетик яктан яман шеш куркыныч булган кешеләр онкологка кайчан күренергә тиеш? - Барысы да күпкә катлаулырак. Диспансеризация программасында тизәктә яшерен канга тестны билгеле бер яшьтән соң гына ясыйлар. Ягъни диспансеризациянең бу дулкынына эләгергә, йә табибка килеп, үзеңә сөйләргә, аннан анализларга юллама сорарга кирәк. Шуннан соң, патология ачыкланмаса, тынычланырга да була. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәк булган һәр тәртипле кеше фиброколоноскопия (табиб-эндоскопист махсус зонд ярдәмендә юан эчкәлекнең эчке өслегенең халәтен карый һәм бәяли торган медицина процедурасы - ТИ иск.) ясарга тиеш. Бернинди дә патология булмаса, кеше һәр биш ел саен процедураны кабатлап тору хәерле. - Виртуаль колоноскопия нәрсә ул? - Виртуаль колоноскопия - төрле проекцияләрдә компьютер томографиясе ясаганнан соң, юан эчәклекнең цифрлы моделен төзү ул. Модель ясаганнан соң, экранда эчәклекнең бөтен өслеген күреп була. Әгәр ниндидер үсенте табылса, аны яман шеш дип исәпләргә мөмкин. Ләкин бу очракта берничә үзенчәлек була. Беренчесе - зур нурланыш алу, икенчесе - бу бик кыйммәтле процедура. Өченчесе, иң мөһиме - әгәр ни дә булса табылса, шикләрне раслау йә кире кагу өчен стандарт колоноскопия ясау мәҗбүри. Бу процедура авыртусыз ясала. Ләкин хәзер гадәти колоноскопияне дә наркоз белән ясый башладык. Җиңелчә наркоз белән дә процедура авыртусыз уза. - Колоректаль яман шешле авыруларга операцияләрне еш ясыйсызмы? - Республика клиник-онкология диспансерында көн саен өч-биш авыруга операция ясыйлар. Атнасына 15-18 кеше килеп чыга. Ләкин бу шактый зур сан. Россия хирурглары чит илнекенә караганда яхшырак - Россиядә һәм башка илләрдә дәвалау ысуллары һәм методлары аерыламы? - Онкологиядә берничә төрле миф бар. Менә шуларның берсе: чит илдә бездәгегә караганда яхшырак дәвалыйлар. Ни өчен шулай? Чөнки танылган кешеләр чит илгә дәваланырга бара, шулай итеп алар чит ил медицинасын рекламалый. Чынлыкта исә, диагностика, дарулар терапиясе, дәвалау һәм реабилитация ысуллары абсолют рәвештә тәңгәл килә. Алай гына да түгел, хирургия техникасы ягыннан караганда, Россия хирурглары яхшырак дип әйтә алам. Бездә медицина пациентка ярдәм итүгә корылган, аларда исә - акча эшләүгә. - РКОД яхшылар исәбендә, аның турында бөтен Россиядә беләләр. Башка регионнардан пациентлар еш киләме? - Республика онкодиспансеры турында бик яхшы беләләр. Безнең диспансер узган гасырның 80 нче елларыннан башлап, Россиядә иң алдынгыларның берсе. Безне бөтен җирдә беләләр, бездән өйрәнәләр. Бездә Россиянең күп төбәкләреннән, БДБ илләреннән килгән кешеләр дәвалана. Күрше өлкәләрдә һәм республикаларда эшләүче укучыларыбыз күп. Алар ни дә булса эшли алмаган очракта, авыруларны безгә җибәрәләр. - Татарстан белгечләре безнең пациентларны Россиядәге башка онкология үзәкләренә җибәргән очраклар бармы? - Башка фикерне ишетү һәрвакытта да мөһим. Шундый фактор бар: табиб Аллаһы тәгалә түгел бит. Әгәр аның ниндидер икеләнүләре булса, башка эксперт фикерен белешү мөһим. Үз диспансерыңда башка фикер эзләү этика кагыйдәләренә туры килеп бетми. Шуңа күрә башка үзәкләр белән элемтәгә керергә туры килә. Россиядәге алдынгы клиникалар - Н.Н.Блохин исемендәге онкология үзәге, П.А.Герцен исемендәге онкология институты һәм башка бик күпләр белән яхшы элемтәләребез бар. Еш кына пациентлар читтә консультация алганнан соң, андагы табиблар Татарстанда дәвалау начаррак булмаячак дип әйткәч, кешеләр кабат безгә кайта. - Колоректаль яман шеш кабат килеп чыгу ихтималы бармы? - Авыру кабатлану мөмкин. Алай гына да түгел, икенче, өченче, дүртенче яман шешләр барлыкка килә башлады. Эчәклек, ашказаны яман шеше юк бит. Яман шеш авыруы, билгеле бер авыру килеп чыгу ихтималы, мин алдарак әйткән мутацияләр бар бит. Кешедә ашказаны яман шешен дәвалагач, ул яши, барысы да яхшы була. Берникадәр вакыт узгач, анда юан эчәклек яман шеше ачыклана, яңа операция ясыйлар. Тагын берникадәр вакыт узгач - анда тагын ниндидер яман шеш табалар. Бу генетик шартлар да, кеше үзе икенче яман шешенә кадәр килеп җиткән булырга да мөмкин. - Бүгенге көндә табибларның белем дәрәҗәсе никадәр югары? Яшь белгечләр эшкә ничек карый? Хәзер алар җавапсыз дигән фикер барлыкка килде бит. - Юк, мондый хәл юк. Минем улым күптән түгел генә медуниверситет тәмамлады. Мин аның ничек укыганын беләм: имтихан һәм зачет тапшыру өчен ул көн-төн укыды, бик катлаулы булды. Ләкин безне ничек укыттылар һәм хәзерге көндәге укыту - болар икесе ике нәрсә. Без укыганда субординатура дигән әйбер бар иде. Дүртенче-бишенче курстан башлап, кем буласыбызны белә идек, студентларны төркемнәргә төгәл бүлеп укыталар иде. Мин хирург буласымны белдем, хирург булырга тели идем. Безне дежурлыкка билгелиләр, операцияләрдә ассистент булып катнашу мөмкинлеге бар иде. Бишенче курска җиткәндә мин берничә тапкыр мөстәкыйль операция ясаган идем инде. Алтынчы курста кая барасыбызны тәгаен белдек һәм табиб ярдәмчесе булып эшләдек. Интернатура һәм ординатурада укып, шунда турыдан-туры эшли идек. 2017 елда илдә, табибны гамәли әзерләү элементы буларак, интернатураны бетерделәр, бу исә безнең табибларның квалификация дәрәҗәсенә начар йогынты ясаячак. Хәзер табибның сертификаты булмаса, аның гади медицина манипуляцияләре ясарга хокукы юк. Шуңа күрә студентларны өйрәткәндә муляж кулланалар. Муляж һәм кеше - болар икесе ике нәрсә. Тәҗрибәлерәк коллегалардан өйрәнергә кирәк, һәр табибның үз укытучысы була. Ул сиңа һөнәрне кулдан-кулга тапшырырга тиеш. Минем андый укытучыларым бар иде. Безгә, пациентлар янына барырга хокукы булмаган, яшь ординаторлар килгәч, алар, әлбәттә, бик озак вакыт дәвамында күнекмә һәм осталыкларга өйрәнә. Аларны күп нәрсәгә өйрәтергә кирәк. Ягъни дүртенче-бишенче курсларда өйрәнәсен без аларга биредә өйрәтәбез. Ләкин безгә җаваплы яшьләр килә. Белемсез һәм җавапсыз яшьләр килә дигән сүз дөрес түгел. Бик яхшы яшьләр килә. Онкологларны эше катлаулы, җаваплы, бик күп вакытны ала, бәйрәмнәр һәм яллар да юк, бирегә тик торганда гына килмиләр. Һөнәренә иң тугры кешеләр генә биредә кала. - РКОД эчендә табиблар арасында алмашучанлык бармы? Бер табиб һөнәрен башка кешегә тапшырып калдырган очраклар буламы? - Әлбәттә. Һәр яшь табибның үзенең җаваплы укытучысы була. Бәхеткә, бездә коммерцияле медицина түгел. Без яшь коллегаларыбыздан берни дә яшермибез. Шуңа күрә тәҗрибәле һәр белгеч укучысына һөнәренә, пациентларга карата мөнәсәбәтен тапшыра, билгеле бер манипуляцияләрне өйрәтә. Стандарт операцияләр - онкология шул гына түгел бит әле. Дәреслекләрдә язылмаган детальләр бар, дәвалау нәтиҗәсе шуларга да бәйле булырга мөмкин. Барысы да аздан гына башлана, шулай итеп белгеч үсә. - Димәк, хәзер табиблар җавапсыз дигән сүз - миф? - Миф - әлбәттә! Кемгәдер шундый доктор эләккән инде. Әлбәттә, начар белгечләр дә бар, гаиләдә кем генә булмас, диләр бит. Һәр һөнәрдә дә була торган хәл. Онкологларга килгәндә, безнең тирәлектә андый табиблар озак эшли алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев