Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб киңәше: ни өчен балаларга прививканы беренче яшьтә ясау мөһим?

Прививка – җитди йогышлы авырудан саклану максатында организмга махсус дару препараты кертү. 

       Күкрәк сөтендә күпчелек инфекцияләрдән саклану өчен антитәнчекләр юк. Киресенчә, тикшеренүләрдән күренгәнчә, балаларына беренче елда прививка ясалмаган әниләр еш кына балаларына коклюш йоктыручы булган. 6 айдан төрле инфекцияләр белән авыру арта, ә алардан саклану чараларын бу чорга кадәр аласы булган. 
       Мәктәпкәчә учреждениегә барганчы баланың дифтерия, столбняк, коклюш, полиомиелит, кызамык, кызылча һәм паротитка каршы вакцина алган булуы кирәк. 
       Балалар бакчасында сабыйларны саф һавага алып чыгалар. Яз-җәй көннәрендә үсемлекләрдә төрле талпаннар була. Аларның тешләве талпан энцефалиты чыгарырга мөмкин. Талпан энцефалиты вирусы таралган регионнарда бу авыруга каршы привиканы балаларга 4 яшьтән башлап ясарга тәкъдим ителә. 
       Ни өчен балаларга прививканы беренче яшьтә ясау мөһим? Чөнки нәкъ менә тормышның беренче айлары – коклюш, гемофиль һәм пневмококк инфекцияләреннән барлыкка килүче авырулар үсеше өчен иң куркыныч чор. Болар – пневмония, отит, менингит, сепсис. 
       Тормыш өчен уңайлы гигиена шартлары, кул юу, чиста су кешеләрне төрле инфекцияләрдән саклый, әлбәттә. Әмма күпчелек инфекцияләр безнең чисталыкка бәйсез рәвештә тарала. 
       Бер яшькә кадәр балаларга прививка ясау – баланың алдагы чорда сәламәтлеген саклау максатында ата-аналарның мөһим миссиясе. Үз вакытында вакцина ясау – ата-ананың үз баласы алдындагы җаваплылыгы! 
       Шулай ук берничә гади генә кагыйдәне дә истә тотыгыз. Прививка ясатканга кадәр балагызның сау-сәламәт булуына инаныгыз.         Табибтан вакцина тибы, аның составы, җитештерүчесе, мөмкин булган өстәмә эффектлар һәм аларны профилактикалау чаралары турында белешегез. 
       Гассан Нассер,
участок педиатры.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев