Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗәт

Кабердә иң зур газапларның берсе әҗәт белән бәйле. Әгәр кеше булдыра алып та, сансызлыгы сәбәпле, әҗәтен кайтармыйча үлеп китсә, аны кабер газабы көтә.  Сәгд ибн әл-Әтвәл тапшыра: “Минем туганым үлде. Һәм ул үзеннән соң 300 дирхам акчасын һәм гаиләсен калдырды. Туганым калдырган бу акчаны аның гаиләсенә тотармын, дип уйладым.

Ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Әҗәте булганга синең туганыңны әсир итеп тоталар, шуңа күрә хәзер барып, әҗәтен түлә”, – диде. Мин аның әҗәтен барып түләдем. Килеп әйттем: “Йә расүлуллаһ, мин аның әҗәтен түләдем. Бөтенесенә тараттым, ләкин бер хатын: “Абыең миңа 2 динар тиеш иде”, – диде. Әмма распискасы юк иде. Дәлиле булмагач, мин аңа акча бирмәдем”. Шуннан пәйгамбәребез әйтә: “Ул – абыеңның калган динарлары”. Әгәр кешенең әҗәте калган булса, аңа җеназа укылмый. Пәйгамбәребез үлгән кешенең әҗәте булу-булмау турында сорый иде, без дә сорарга тиеш. Әҗәтен калдырмаска кирәк, юкса кабердә газабы көчле булачак. 
Бервакыт пәйгамбәребезгә бер кешене алып киләләр. 
– Әй Аллаһның илчесе, җеназа укы әле! 
– Моның берәрсенә әҗәте бар идеме? 
Бер кеше: 
– Миңа әҗәте бар, – ди. 
Пәйгамбәребез: 
– Әҗәтен түләмичә, мин аңа җеназа укымыйм, – ди. 
Бер кеше: 
– Әй Аллаһның илчесе, аның әҗәте – минем бурыч, ягъни үзем түләячәкмен, – ди. 
Икенче көнне пәйгамбәребез намаздан соң бу кешене эзли. 
– Түләдеңме? 
– Юк әле, түләмәдем. 
Икеме-өчме көннән соң гына түли теге кеше. 
– Йә расүлуллаһ, булды, түләдем, – ди. 
– Әлхәмдүлилләһ! Яңа гына кабере суынды, – ди пәйгамбәребез. 
Димәк, ул кемдер аның әҗәтен түләгәнче утта булган. Шуңа күрә исламда кагыйдә бар: кеше үлгәч, аның күпме акчасы калуын ачыклыйлар. Беренче чиратта җирләү өчен күпме акча кирәк булачагын карыйлар. Кемгә күпме әҗәте булуын ачыклап, бурычларын тараталар. Аннан соң васыятен һәм варисларын карыйлар. Үлгән кешенең әҗәте түләнмичә торып, варисларының да хаклары юк. 
Кеше үлгәч, аның туганнарының кычкырып елаулары – кабер газабына сәбәп. Гомәр ибн Хәттаб намазда торганда бер монафыйк, артыннан килеп, пычак белән кадады. Гомәрне алып кайттылар. Ярасы әҗәленә сәбәп булыр, дип уйладылар. Шул вакыт Гомәр янына Суһәйб килеп керә. 
– Әй кардәшем минем, әй дустым минем! – дип елый-елый кычкыра. 
– Әй, Суһейб, Аллаһның илчесе нәрсә әйткәнне син ишетмәдең мени әле? Дөреслектә үлгән кешене кабердә газапка тотарлар аның туганнары кычкырып елаган өчен (Бохари хәдисе). 
Һәрхәлдә, кычкырып елау хәерле эш түгел. Пәйгамбәребез дә елый иде. Ләкин йөрәк һәм күз яше белән. Акырып, кычкырып елау юк. Елаганда күзең, йөрәгең еласын, ләкин телең түгел. 
Кабер газабыннан котылуга иң зур сәбәп – Адәм баласының диндә нык булуы һәм үлемгә әзерләнүе. Мөселман кеше һәрчак әзер булырга тиеш. Кичен йокларга ятканда истигъфар кыла. Көнең узды – гөнаһларыңнан арын, тәнеңне – тәһарәт белән, йөрәгеңне тәүбә белән чистарт. Шуңа күрә доганы да кылабыз: “Я Раббым, Синең исемең белән тәнемне ятакка салдым һәм Синең исемең белән (ризалыгың өчен) аны күтәрермен. Йә Аллаһ! Әгәр минем җанымны тотып калсаң – аны гафу ит, әгәр дә кире җибәрсәң (уянырга насыйп итсәң), аны сакла, изге бәндәләреңне саклаган кебек”. 
Мөселман үлемгә аек акыл белән карарга тиеш. Фарызларны үтәү – намаз уку, ураза тоту, туганлык җепләрен саклау – шулай ук кабер газабыннан котылырга ярдәм итәр. 

Мөслим районы мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X