Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд залыннан. Сүзеңне үлчәп сөйлә!

“Авызыңны үлчәп ачмасаң, кәтер китәрсең”, – дип әйтергә ярата иде мәрхүм әбием. Моның шулай икәненә район судында булган чираттагы утырышта кабат инандым.

..Мөхтәр белән Банат (исемнәр үзгәртелеп бирелде) элек-электән никтер дошманлашып яшәделәр. Ике күрше арасында беркайчан да дустанә мөнәсәбәтләр булмады. Банатның чит ирләр белән чуалуын, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштермичә, гражданлык никахы белән генә яшәп ятуын ошатмадымы, әллә электән үзе гашыйк булып, Банатны үзенә карата алмавына ачуы килдеме – Мөхтәр күршесен күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Ул көнне дә ике күрше арасында тавыш юктан гына килеп чыкты. Ирләр белән чуалырга яратса да, Банат хуҗалыкта мал- туарын, кош-кортын тотты. Ихата алдында гына яшел чирәмлеге дә бар. Хуҗабикәнең берничә баш малы гел шунда чемченергә ярата. Тәмләп үлән утлый торгач, күрше капка төбенә дә килеп җитә маллар. Кече һәм урта йомышларын капка төбендә йомышлый башлагач, Мөхтәр түзмәде.

– Банат, яхшылап әйтәм. Капка төбеңне я койма белән әйләндереп ал, я малларыңны бәйләп тот!

Банат, әлеге сүзләрдән кинәт кабынып китеп, күршесенә кычкыра башлый. Әле алай гына түгел Мөхтәргә куллары белән суга, аягы белән тибә. Ләкин... гаерләнүче эскәмиясендә бүген Банат түгел, Мөхтәр утыра! Чөнки низаг вакытында ул, Банатның тузынуына җавап итеп, хатынга сүгенү сүзләре яудыра. Хатын- кызның хәтерен калдырырлык сүзләрне әз әйтми ул. Их,шул чакта туктап калган булса. Юк шул! Тел тегермәне бер әйләнә башласа, туктатырмын димә! Җиде бабасын да искә төшерә, хатынны азгынлык, сөйрәлчек, фәхишәлектә гаепләгән сүзләр бөтен авылга яңгырый. Банат белән бертуктамый талаша алар. Тавышка хатынның никахсыз ире килеп чыга. Ишеткәннәрен судта да раслый Искәндәр.

– Мин Банатны кыз килеш алмадым, билгеле. Берничә мәртәбә кияүдә булса да, аңа пычрак атарга юл куймыйм. Тавыш чыккан көнне дә мин аны якладым. Банатны йөремсәк, җиңел холыклы дип гаепләвен ишеткәч, Мөхтәргә кисәтү ясадым, – дип сөйләде Искәндәр Могыйнов.

И. Мөгыйновка ышанмаска судның нигезе юк. Чөнки аның сүзләрен тагын бер авылдашы раслады. Банатның Мөхтәргә сугуын раслаучы медицина белешмәләре дә хөкемдарның өстәленә куелды.

Авыр тынлыкны бозып, хөкемдар суд карары белән таныштыра:

– Банат Миңнеголева адресына карата начар һәм сүгенү сүзләре әйткән Мөхтәр Бариевны РФ административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе беренче бүлеге нигезендә гаепле дип табарга һәм .... күләмендә штраф билгеләргә...

Банат канәгать елмаеп куйды. Күршесен тәки акылга утырттым, дип уйлады. Моңа кадәр 60 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнгән хатын да җәзасыз калмады. Күршесе Мөхтәргә кул күтәргәне өчен, Б. Миңнеголевага да, административ беркетмә төзелеп, Мөхтәрнеке кадәр үк булмаса да, штраф салынды. Шулай итеп, ике күрше арасындагы низагка район судында нокта куелды.

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X