Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сүзебез чистарыну турында

Без һәркөн иртән бит юып, теш чистартабыз. Ә бит борын, тамак кебек органнарга да көндәлек чистарыну зарур.

Теш. Япон галимнәре фикеренчә, тешләрне саклау өчен, һәр ашау артыннан яшел чәй эчеп куярга кирәк. Яшел чәй теш эмален җимерүче микроорганизмнарның үрчүен тоткарлый.
Борын. Бер стакан суга бер чәй кашыгы тоз салынган су белән борын эчләрен юдыртыгыз. Мондый чистарту аеруча томау төшкәндә яхшы ярдәм итә. Ә һәр көн кич чистарту тагын да яхшырак.
Тамак. Иртә-кич, теш чистартканнан соң, тамакны үлән төнәтмәсе белән чайкагыз. Төнәтмә температурасын көн саен төшерә барыгыз. Мондый профилактика өчен төнәтмә, бер өлеш календулага ике өлеш үги ана (мать-и-мачеха) яфрагы кушып ясала. Шулай ук сары мәтрүшкә (зверобой) белән шалфей җыелмасы да яхшы санала.

 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев