Мөслим-информ

Сөю җыры – йөрәк түрендә

Катнаш никахлар турында халыкта төрле фикер яши. Элек-электән үк булган мондый никахлар. Соңгы елларда алар артып та китте кебек. Безнең җирлектә дә татаррус, мари-татар гаиләләре аз түгел. Алар күпләргә үрнәк булып гомер кичерә. Мөслимдә яшәүче Ольга һәм Илмир Нуруллиннар гаиләсе дә шундыйлар рәтендә.

Татар егете белән чуаш кызы, моннан 13 ел элек танышып, бербөтен булып гомер кичерә. Бер күрүдә гашыйк була Оля белән Илмирны Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган вакытта Мөслим кызы Айгөл таныштыра. Беренче күрешүдә үк ике йөрәкне мәхәббәт уты камап ала. Шуннан соң яшьләрнең аерылышканнары булмый. Югары белем алырга дип, Чабаксардан Казанга килгән кызны татар егете гадилеге, чаялыгы, өлгерлеге белән үзенә карата. – Киң күңелле, юмарт булуы өстенә бик тәмле итеп ашарга да пешерә Илмир. “Сөйгәнеңнең йөрәгенә юл ашказаны аша” дигән әйтем бу урында бик дөрес булыр иде. Һаман да үзебезне яшь кыз белән егет кебек тоябыз. Беренче очрашуда булган җылылык сүнмәде, сүрелмәде, – ди Ольга.

“Гаилә учагының җылысы – аның кулында”

Яшьтәшләре кебек төнге клубларны, ял итүләрне бик өнәп бетермәгәнгәме, Оля күп вакытын укуга багышлый. Мәктәпне тәмамлагач, туган шәһәрендә укуын дәвам итеп, башта тегүчелеккә укый, аннары хореография училищесында белем ала. – Ольганы тормыш иптәше итеп сайлавым юкка түгел. Ул – хәзерге кызларның күпчелеге кебек уен-көлкеле тормышка кызыкмыйча, гаилә учагының җылысын саклау өчен яратылган зат. Мин моны танышкан көндә үк сиздем. Ихлас, шул ук вакытта самими булуы, балаларча беркатлылыгы, ягымлылыгы үзенә тартты. Башка милләт вәкиленнән булган тормыш иптәше сайлавыма әти-әниләребез каршы булмады. Ләкин балаларга исем кушканда алар үз сүзләрен өздереп әйтте. Олы улыбыз Радмирга – 8 яшь, кечкенәбез Дамирга 2 ай гына әле. Олысына исемне тормыш иптәшем сайлады, каршы килмәдем. Ә Дамирга исем сайлаганда озак бәхәсләшергә туры килмәде. Татар-славян исеме дип, шушы исемгә тукталдык. Оля үзе татарча яхшы белмәсә дә, улыбыз ике телдә дә әйбәт аралаша, – ди Илмир.

“Аллаһыбыз – бер!”

Н у р ул л и н н а р  г а и л ә с е “Диннәребез төрле булса да, Аллаһыбыз – бер!” дигән девиз белән яши. Балаларына исемне мулла кушкан. “Колакларына пышылдап, ислам кануннары буенча куштырдык. Тормыш иптәшем белән яулык бәйләп мәчеткә барырга яратам, анда җаннар ял итә. Ниндидер бер рәхәтлек алып кайтам. Чиркәүгә дә бергә керәбез. Улыбыз шәм яндырып куйганны, иконаларның матур төсләр белән януын карап торырга ярата. Алар әле сабый гына бит, бернәрсә дә аңламыйлар. “Әни, синең тәрең бар. Нишләп миндә юк ул?” – дип сораганы бар улымның. “Әле сиңа иртә, менә үсәрсең дә, дөрес дип санаган юлны үзең сайларсың”, дип җавап бирәм”, – ди Оля. Мәчеткә, чиркәүгә бергәләп йөргән әлеге гаиләнең гыйбадәтханәләрне аерганы юк. Шулай булгач, фикер каршылыклары да юк, бәхәскә дә килмиләр. Катнаш никах – сөюгә киртә түгел! – Кызымның катнаш никахта буласын белгәч, гаҗәпләнмәдем. Станислав белән без дә шулай гаилә корган идек. Мин – татар кызы Әлфия идем. Тормышка чыккач, иремнең динен кабул иттем, исемемне дә үзгәрттем – Әлфиядән Алевтина булдым. Бик матур гомер кичердек. Безне бала тугач нинди исем кушарга, сөннәткә утыртыргамы, бала белән нинди телдә аралашырга дигән сораулар борчымады. Беркем дә юрганны үз ягына тартырга тырышмады. Мәхәббәт һәм үзара ихтирам булган җирдә тавыш-гаугага урын калмыйдыр ул. Шөкер, балалар унөченче ел бергә, алга таба да Ходай татулыктан, саулыктан аермасын үзләрен. Балаларын тигез карап үстерсеннәр! – ди Ольганың әнисе Алевтина апа. Илмир хәләлен бер генә бәйрәмнән дә калдырмый. Вербалы якшәмбе көнендә ул аңа тал ботагы бүләк иткән. Оля үз чиратында ел саен, Рамазан ае тәмамлангач, мулдан өстәл әзерли. Шулай булгач, бу гаиләдә ел әйләнәсе бәйрәм дияргә була.

Башта песи тәрбияләп караганнар

– Без гаиләне тормыш тәҗрибәсе һәм акыл туплап кордык. Миңа – 29, Илмирга 30 яшь иде. Башта шәһәрдә бер ел кеше фатирын арендалап яшәдек. Аннан соң үз йортыбызны булдыру теләге белән яна башладык һәм Мөслимгә кайттык. Яңа, уңайлы, заманча йорт төзеп керергә планлаштырабыз.

– Бәби алып кайтырга карар кылгач, башта песи баласы алып карарга булдык. Янәсе, карый, тәрбияли алырбызмы. Әти-әни булуга бик җитди карадык, – ди Илмир. Илмир – оста куллы ир-егет. Моны йортка керү белән күзгә ташланучы бизәкләп ясалган баскыч култыксалары, аш бүлмәсендәге өстәл-урындыклар, йокы бүлмәсендәге шкафлар да раслый. Йортның ишектәрәзәләрен дә үзе ясаган хуҗа. Ишегалдында теплицада күпләп яшелчә дә үстерәләр, бергәләп гөмбәгә, җиләккә йөриләр.

Матур гаилә сере – татулыкта

Бу гаилә олы җанлы, кече күңелле булуы белән дә аерылып тора. Ольга Нуруллина, хореография түгәрәгенә йөрүче укучылары белән байтак еллар инде “Игелек кәрҗине” туплап, макарон-ярмалар әзерләп, Яр Чаллы шәһәренең “Азиза” этләр приютына җибәрә. Үзләренең ихаталарында да хуҗасыз этләргә җылы урын булдырган, бүген аларның саны инде өчкә җиткән. Йортларында 13 яшьлек Сильвадан кала тагын ике песи яши. Кошларга ясаган сыерчык ояларының да исәбе юк. Нуруллиннар гаиләсе, ТР Экология министрлыгы уздырган “Экояз” конкурсында җиңеп, “Иң яхшы гаилә” исеменә лаек булган. Гомумән, барысына да өлгерә алар! – Гаиләбездә татулык, үзара хөрмәт хакимлек итә икән, бу – ир белән хатынның уртак тырышлыгы. Тормыш иптәшем белән алга таба да бер-беребезне яратып яшәрбез. Диннәребез, телләребез төрле булса да, яратуыбыз гомер дәвамына бер булсын иде! – ди Илмир

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: