Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыра сату тәртибен бозганнар

Түбән Табын авылындагы кибеттә тикшерү үтте. 

Шәхси эшмәкәрләргә спирт күләме 6 проценттан артмаган сыра, сидр, медовуха һәм башка эчемлекләрне сатарга рөхсәт ителә. Аларны сатуны ЕГАИС системасы аша теркәү мәҗбүри. 
17 ноябрь көнне ТР Дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләре үз вәкаләтләре кысаларында “Халык контроле” системасы белдерүендә билгеләнгән хокук бозулар буенча Түбән Табын авылы кибетендә тикшерү үткәрделәр. 
Хәзерге вакытта административ тикшерү бара. Хуҗалык итүче субъект тарафыннан алкоголь продукциясенең теркәп җибәрелә торган документлары һәм тәңгәллекне мәҗбүри раслау турындагы мәгълүматлары юк. Әлеге алкоголь продукциясе сатудан алынды. Нәтиҗәдә сатудан барлыгы 78,22 литр сыра алынды. 
Моннан тыш алкоголь продукциясен сатканда бердәм системага отчет тапшыру процедурасы мәҗбүри булганлыктан, ЕГАИСтан башка сыра саткан өчен шәхси эшмәкәрләргә штраф салына. Штраф күләме РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.19 маддәсендә каралган. 

Алина Виноградова, 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама 
территориаль органы баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев