Мөслим-информ

Сынмады-сыгылмады кызлар

“Хезмәт юлымны сигез-тугыз яшьтә колхоз басуыннан башак жыюдан башладым…” Илебез тарихының утызынчы-кырыгынчы елларын үз эченә алган авыр чорларга тере һәйкәл булган әби-бабайларның истәлекләре шулай башлана. 

Мөслимдә яшәүче Сал. Мухан авылы кызы Нәзирә апа Рәхимова да балачак, яшьлек елларына кагылган хатирәләрне күз яшьләре аша искә ала: 
“Колхоз бәрәннәрен карадык. Азык юк, маллар ач, бәрәннәр сөткә тилмерә. Аларга кылчыктан гына торган, комлы мәкинәдән пешкән ипи бирәләр. Аны үзебез дә чеметкәлибез, без дә ач бит. Маллар кычкыра, аларны кызганып без елыйбыз, чөнки үзебез дә сабыйлыктан чыкмаган.
Үсә төшкәч, урман кисүгә йөри башладык. Анда да шул ук хәл. Алып барган ипи кисәкләре ката, аны үзебез җылынырга, дип яккан учакта чыбык башына элеп җылытабыз, ул көя. Ипи телемен коелып өлгермәгән каткан әче балан белән ашыйбыз. 
Фрунзе исемендәге колхозда комсомол секретаре идем, кияүгә чыкканчы үзешчән сәнгать җитәкчесе булып та эшләдем. Актив булдык. Мөслимдә мәдәният йорты нигезен салуда катнаштым. Анда шампан шәрабе шешәсенә 28 комсомолның исемен язып (алар арасында минем исем дә бар иде), фундаментка күмеп калдырдык.
Ниһаять, тормышлар рәтләнә башлады. Мин дә тормышка чыгып, Мөслим ашханәсенә официантка булып эшкә урнаштым. Кыска вакытлы укуларда пешекче белгечлеге алдым. Мин – шеф-повар. Тик монда да бәхет көтеп тормаган икән. Плитәгә утын ягабыз, морҗасы суырмый, төтен. 
Бервакыт Мөслимгә Казан артистлары килде. Ике яшь кыз безгә ашарга керделәр. Нинди шартларда ашарга пешерүебезне күреп, хәйран калган болар. 
– Япь-яшь башың белән ник төтен эчендә ятасың, ташла бу эшеңне, – диләр. 
Рауза Хәеретдинова белән Асия Хәйруллина иде алар. Артист кызларның сүзе үтемле булды, киттем дә район киночелтәренә кассир булып урнаштым. Федор Спиридонов кулы астында эшләдем. Район Сарман белән берләштерелгәч, мәдәният өлкәсен җитәкләүче Халидә Спиридонова клубка сәнгать җитәкчесе итеп алды. Анда тагы да тынгысызрак эшләр көткән булып чыкты. Сарман план сорый, берәр чара үткәрә башласалар, Мөслимнән концерт сорыйлар. Яз җитүгә агитбригада оештырабыз, аның белән басуларга йөрибез. Яшьләр юк, булганнары да атлыгып тормый. Гаиләле кешеләрне барлыйбыз. Ирен хатыныннан сорарга, хатыны өчен иренә ялынырга, яисә үзен дә ияртеп йөртергә туры килә…
Казан 30 кешелек хор оештырырга куша. Кеше жыеп урамнан кайтып кермим. Ул вакытларда Мөслим урамнары саз, йөрмәле түгел. Бервакыт бер күренекле генә ханым: “Нәзирә, син гел урамда, нишләп йөрисең гел генә?” – димәсенме! Клубка кайттым да сәхнәгә менеп утырып, еладым рәхәтләнеп. 
... Хор да оешты, Мәскәү каласына – Кремльнең съездлар сараена барып чыгыш ясады хәтта. Академик хор исеме дә бирелде. Алкышлар миңа эләкмәде. Чөнки мәдәният өлкәсе укып кайткан белгечләр белән тулыландырылды, мине матур гына кыскартып куйдылар. 
Ул чорда эшсез тору дигән әйбер юк инде: “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә урнаштым, складта картотека алып бардым. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән спектакльләр чыгардык. Мөслим авыл советында Нурлыгаян Галиев кул астында сигез ел кассир булып эшләдем. Хезмәт юлымның соңгы еллары Госстрах оешмасында үтте. Страховой агент буларак Баланлы, Чия-Түбә, Шуганка авылларына хезмәт күрсәттем. Ай-һай, авыр булды ул еллар. Әмма бүген шул хезмәтем нәтиҗәсенә куанып, әлеге авылларның киң күңелле халкына рәхмәтле булып, лаеклы пенсия алып яшим. Биш ел буе авыл капкаларын шакып, язгы-көзге пычракларда сазлы урамнарын ерып йөрсәм дә, бүген хезмәтемнең мөрәвәтен күреп гомер итәм, әлеге авылларның халкына рәхмәтем чиксез. Алар миңа ышанды, мин алар имин яшәсен дип тырыштым”.
Кайда гына эшләсә дә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, хезмәттә абруй яулаган Нәзирә апаны хезмәт ветераны исеме зурлый. Сугыш чорларында куйган авыр балачак хезмәтен бәяләп, 1995 елда СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Рәхимова Нәзирә Габдерәхим кызы “Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә һәм аңа Бөек Ватан сугышы ветераны кенәгәсе тапшырыла.
Ветеранга 2 гыйнварда 90 яшь тулды. Гомере буе матурлыкка сокланып, табигатьтән, таңнардан көч алып гомер иткәнгәме, ул бүген дә яшәүдән туймый. Ул – безнең ак күңелле, ак яулыклы әбиебез. Безгә изге теләкләр теләүче дә, мәрхүмнәрне догасыннан калдырмаучы намаз иясе дә. 
Апа, сиңа бәләкәй чагыңда: “Кояш чыккач йоклап ятсаң, бәхетең булмас”,  – дигәннәр. Тик кояш сиңа үпкәләрлек булмады, апа! Кызарып чыккан кояшны, чыклы алсу таңнарны балачактан ук аяк өстендә каршыладың. Әмма бәхетең авыр бәхет булды синең. Балалык елларың сугыш чорына, яшьлегең аннан соңгы авыр елларга туры килде. Синең буын кызлары ныгыр-ныгымас иңнәренә ирләр йөген, ил кайгысын күтәрде. Сер түгел бит, алмаш киемгә интеккән чакларың да, тамак туйганчы ашау зур куаныч булган көннәрең дә булмады түгел, булды. Кыенлыклар күңелеңне сындырмады, тупасламады. Йөрәгеңдә гомер буе чылтырап аккан чишмәләр, сандугачлар моңын йөрттең, күңел җылың барыбызны да тигез җылытты. Без кечкенә чактагы “чибәр апаны”, чибәр апаларга кунакка йөртүче әбиебезне хәзер дә ихлас елмаеп телгә алабыз.
Юбилеең белән сине, кадерлебез! Көчле рухлы, сәламәт булып, һәр аткан таңга куанып, калган гомереңдә күңел тынычлыгы белән, рәхәт яшә, Нәзирә апа!
Сине хөрмәт итеп, апаңның кызы Гөлзәрия. Теләкләргә барлык якыннарың да кушыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: