Сынауларга бирешмәскә кирәк!
Адилә Сәйфуллина бер-бер артлы биш операция кичерә.
Мөслимдә яшәүче Адилә Сәйфуллинага тумыштан килгән S формалы сколиоз диагнозы куелган. Авыру кызга 5 яшь булганда очраклы рәвештә ачыклана.
Башта югалып калдым, – ди Адиләнең әнисе Гөлназ. – Нишләргә? Нигә минем балам авырырга тиеш? Сораулар да, төшенкелеккә бирелгән чакларым да булды. Әмма, төшенкелеккә бирелеп, мәсьәләне хәл итеп, баланы терелтеп булмый. Алдыма “Баламны кеше итәм” дигән максат куеп, шушы юнәлештә эшли башладым.
Адилә белән Гөлназ башта Казан табибларына мөрәҗәгать итәләр. Казан профессорлары Санкт- Петербургка барырга киңәш итә. Гаилә Санкт- Петербургтагы Г.И.Турнер исемендәге балалар травмотологиясен һәм ортопедияне милли медицина тикшеренү үзәгенә юл тота. Биредә балага операция ясарга кирәклеген әйтәләр.
– Петербургта профессордан “операция” сүзен ишеткәч, куркып калдым, – ди Адилә. – Хәзер инде куркытмый, ияләштем.
Адиләгә бер-бер артлы берничә операция ясала. Кызның аркасына төрле характердагы махсус тимер конструкцияләр куелган. Бала үскән саен конструкцияләрне дә зурайтырга, озынайтырга кирәк. Шул максаттан Адиләгә елына икешәр тапкыр операция кичерергә дә туры килә. Хәзер гаилә алтынчы операциягә әзерләнә. “Алтынчы операция соңгысы булыр, дип көтәбез. Быел куелачак конструкцияләр гомерлек булырга тиеш”, – ди Гөлназ.
Хөкүмәт операция ясату өчен квота бирсә дә, Санкт- Петербургка йөрү, дәвалану шактый зур чыгымнар таләп итә. Баланы аякка бастыру өчен гаиләгә банклардан кредитлар да алырга туры килә. Бәхеткә, игелекле райондашларыбыз да ярдәм кулын суза.
– Баланың аркасын тоту өчен табиблар корсет билгеләделәр. Тик корсетны ел саен алырга кирәк. Ә аның бәясе 50 мең сумнан да ким тормый. Узган ел “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов корсет белән ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аңа! Үзем эшләгән Түбән Табын интернат- мәктәбе коллективы ел саен ярдәм итә. Хезмәттәшләремә, әти-әниемә, туганнарыма бик зур рәхмәт! – ди Гөлназ.
Бүген Адилә Мөслим лицееның 9 сыйныфында укый. Дәресләрдә утырганда аркасы арыса, оеса да, сер бирми. “Физик күнегүләр ясау, хәрәкәтләнү авыррак, шуңа физкультура дәресләрендә катнашмаска тырышам”, – ди ул. Шулай да актив тормыш алып бара: төрле конкурсларда катнаша, район буенча фән бәйгеләрендә җиңүләр яулый.
– Бәйгеләрдә катнашу, җиңүләр һәм җиңелүләр көчлерәк булырга ярдәм итә, – ди Адилә.
Кыз бер ел инде үзен волонтер буларак та сыный. “Мөмкинлекләре чикле балаларга, әби-бабайларга булышабыз, төрле акцияләргә чыгабыз. Яшьләр белән төрле чаралар оештырабыз”, – ди кыз. Адилә киләчәктә дә кешеләргә ярдәм итәргә тели – табиб булырга хыяллана.
– Аллаһы Тәгалә безгә сынау биргән, без, авырлыкларны җиңеп, киләчәккә якты хыяллар белән яшибез. Бакчада бергәләп яшелчәләр утыртабыз, чүп утыйбыз, бергәләп аш-су әзерлибез. Ял вакытларын да бергә үткәрәбез. Сынауларга бирешмибез! – ди Гөлназ.
Римма Афзалова.
ФОТО – Г.СӘЙФУЛЛИНАНЫҢ ГАИЛӘ АРХИВЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев