Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сынауларда бергә булыйк!

“Мизгел” яшьләр үзәгендә үткән чараны ачуда район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, бюджет структурасы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

 Ел саен декабрь аеның беренче ункөнлегендә инвалидлар декадасы үткәрү матур традициягә әйләнде. Аның кысаларында район попечительләр советы тәкъдиме белән быел да “Без – бергә!” хәйрия марафоны узды. “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткән чараны ачуда район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, бюджет структурасы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

– Үзе биргән нигъмәтләрнең кадерен белү өчен, Аллаһы Тәгалә әйләнә-тирәбезгә, якыннарыбызга яисә гаиләләребезгә төрле сынаулар бирә. Безнең ярдәмгә мохтаҗлар турында елның бер көнендә генә түгел, ә һәрвакыт уйлап, кайгыртып яшәргә тиешбез. Булганы белән бүлешә белсәк, күңелләребез дә, җирлегебез дә нурланыр, имин яшәрбез. Тигезлек һәм бердәмлек булганда гына җәмгыять алга таба үсә ала, – диде район башлыгы Рамил Муллин.

РФ Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева мондый чараларның бик әһәмиятле һәм кирәк булуын әйтте:

– Бүген җирлегебездә, балаларны да кертеп, ике меңнән артык инвалид кеше исәпләнә. Хәйрия марафоннарында коллективыбыз белән бик теләп катнашабыз. Без күрсәткән ярдәм белән кемдер авырлыгын җиңеләйтә яки мәңге чишә алмастай катлаулы мәсьәләсен хәл итә ала икән, без моңа бик шатбыз.

Чарада гомуми хәйрия фондына акчалата өлеш кертүчеләр дә, үз коллективларында эшләүчеләргә яисә үзләре белгән мохтаҗ гражданнарга адреслата ярдәм күрсәтүчеләр дә күп булды. Барлыгы 65 оешма, 4 аерым кеше, 6 агрофирма һәм фермер хуҗалыклары, дистәдән артык шәхси эшмәкәр ярдәмнәрен күрсәтте.Шул ук вакытта җитмештән артык кешегә адреслы ярдәм күрсәтелде. Район мәдәният йорты үзешчәннәренең моңлы җырлары чарада катнашучыларның күңелләренә нур өстәде.

Шулай да күңелдә төер калды. Бүген күпләребез яхшы, җитеш тормышта яши, ихата-йортларыбыз әйләнеп чыккысыз, өстәлләребез тулы – сый-нигъмәт. Матбугат чаралары аша хәбәр итүгә дә карамастан, чара үткән залда оешма-предприятиеләр һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән кала кеше күренмәде. Ә бит районда 20 меңнән артык кеше яши. Шуның яртысы гына да булса да, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итә алса, күпме игелек кылыныр иде. Ишегебезне кайгы шакымыйча торып, бәхетнең ни икәнен белмибез. Сәламәтлекнең кадерен дә аны югалткач кына аңлыйбыз. Әйдәгез, хөрмәтле раойндашлар, игелекле гамәлләрне үзебез исән чакта, сәламәт вакытта кылыйк! Игелек ункөнлеге дәвам итә. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев