Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сынау үткән сылулар

Чара ахырында укучылар күргәннәре, үзләренең сугыш турында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Метрәй авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Сугыш хатын – кыз өчен түгел» дип исемләнгән проект кысаларында “Сынау үткән сылулар”исемле  тематик кичә үткәрде. Чараның максаты - хатын – кызларның сугыш чорындагы  батырлыгын данлау иде.Алар шәфкать туташлары, табиблар, разведчиклар, элемтәчеләр, танкистлар, снайперлар булганнар. Хатын-кызлар, ир-атлар белән беррәттән ,үз  Ватаннары өчен көрәшкәннәр. Чара берничә видеоролик белән үрелеп барды, алар ярдәмендә укучылар  аларның батырлыгы , хатын-кыз-геройлар, аларның әниләре турында белделәр. Проектор экраныннан шагыйрь К.Симоновның һәм Ю. Друнинаның  шигырьләре дә яңгырады. Китапханәче балаларны тематик китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әсәрләр белән таныштырды. Чара ахырында укучылар күргәннәре, үзләренең сугыш турында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Фото - https://muslumovo.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1935162.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев