Мөслим-информ

Сынмады, сыгылмады

Һәр авылның зур хөрмәткә лаеклы кешеләре була. Октябрь авылында яшәүче Гүзәлия Вәлиева да шундыйлардан. Ул – Әндереш авылы кызы. Язмыш аны Октябрь авылы егете Тимершәех белән очраштыра. Озак тормый гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары туа.

Гүзәлия терлекчелектә эшләде. Совет чорында эш каты булды. Бер көн эштән калырга ярамый. Кайткан арада өй эшләре: кер юу, утын кисеп, мичкә ягу, казан астына ягып, ашарга әзерләү һ.б. Ярый әле бианасы әйбәт булган.
– Синең гел үрнәк килен булуыңны сөйлиләр. 
– Үзем әнине зурладым. Көннәр буе балаларны карый бит. Кайткан арада эш эшләтмәскә тырыштым. 31 ел бергә яшәдек. Аны бакыйлыкка озаткач та бик юксындым. Килешеп яшәгәч, авырлыклар да җиңелә. Әле дусларга да ярдәм итә идем.
Гүзәлия әле аш-су остасы да. Ул вакытта чәкчәк пешерүчеләр авылда бик сирәк иде. Табын күрке булган чәкчәкне бушка пешерәләр иде.
Балалары да арта тора. 2 игезәк балалары туа. Ризыкны җиткерергә кирәк. Колхоз аз гына икмәк бирә. Ул җитми. Кибеткә ипи кайта башлагач та, ул бер гаиләгә ике ипи генә бирелә.
– Бер улымны ияртеп, ипи алырга Мөслимгә киттем. Икебез дә чиратка басабыз. Шулай итеп шактый гына ипи җыйдык. Райподан бер кәттә генә киенгән ир кеше чыкты да капчыкка күзе төште. Ул тикшерә башлады. Капчыкны кертеп бушатырга кушты. “Өйдә җиде балам бар бит, калдырсана”, – дигәч, бушаттырмады инде. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Авыр еллар иде шул.
Инде балалар үсте, кул арасына керә башларлар дип торганда, язмыш дигәне аның тез астына китереп суга. Армиядән кайткан олы уллары авариядә һәлак була. Ә игезәк сыңары, колхозда чөгендер алганда техникага кысылып, аягын өздерә. Озак та тормый ире дә үлеп китә. Бу вакытта аңа нибары 42 яшь була. Төпчек уллары 6 көнлек булып кала.
Сыңар канат калса да, авырлыклар алдында сыгылып төшми: “Балаларымны кеше итәсем бар” дип, көнне-төнгә ялгап эшли. Балаларын хезмәткә, мөстәкыйль тормышка өйрәтә. Хәзер балалары үз гаиләләре белән яши. Өч улы, бер кызы авылда төпләнде. Әниләре янына килеп йөриләр. Әйе, җиде баланы тәрбияләп үстерү өчен күпме физик һәм рухи көч кирәк булгандыр олы йөрәкле бу анага?! Ул бер вакытта да язмышыннан зарланмады, сабырлык саклап, көчле рухлы булып калды. “Ана” дигән исемгә тап төшермәде. Бүген Гүзәлия мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, өенә барып керсәң, чисталык, пөхтәлек. Кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Диван, урындык, кәнәфиләрдә үз кулы белән бәйләгән япмалары матурлык биреп тора. Моңаеп утырырга вакыты да юк, анда һәрвакыт балалары, онык-оныкчыклары...
Тормышта төрле хәлләр була. Ләкин язмыш сынауларына бирешмичә, башны югары тотып, юлдагы сикәлтәләрне горур үтүчеләр бик сирәк. Авылдашыбыз Гүзәлия Вәлиева – шул сирәкләрнең берседер, мөгаен.

Гөлфәрия Сәлимова.
Октябрь.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: