Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфатсыз алкоголь белән көрәшкә син дә кушыл! (кайнар линия телефоннары)

Район башкарма комитеты каршында сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итүчеләрне ачыклау мобиль группа булдырылуы турында инде хәбәр иткән идек. Әлеге группа тарафыннан агымдагы атнада чираттагы рейд оештырылды.

Рейд барышында Актаныш-Мөслим юлында, ягъни Әмәкәй авылы тирәсендә Казахстан аракысы төягән "Газель" машинасын тоткарлады. Тумышы белән Актаныш районыннан булган әлеге машина йөртүчегә карата 6 литр күләмендә сыйфатсыз алкоголь йөрткәне өчен административ беркетмә төзелде һәм 5 мең күләмендә штраф салынды.

Сыйфатсыз алкоголь белән сәүдә итүчеләрне ачыклау мобиль группасы райондашларыбызны бу эштә теләктәшлек белдерергә чакыра. Өеннән самогон, я башка төр сыйфатсыз спиртлы эчемлек белән сәүдә итүчеләр турында хәбәрләрегезне район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә яисә аноним рәвештә махсус булдырылган кайнар линия телефонына 2-46-07 номерына хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев