Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сынауда сынатмаслар. "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында язгы кыр эшләре барышы турында

"Органик Групп" җәмгыяте составындагы "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында быел 15400 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Көздән чәчелгән 5 мең гектардагы уҗым басуларында исәпләсәң, эш фронтының шактый зур булуы күренә. Уңышлы кышлаган уҗым басулары бүген күзне иркәли. Үсемлекләрнең уяну чорында һәм туфракта җитәрлек дым булганда аларны ашлап калырга ашыгалар.

"Урожай" агрофирмасында минераль ашлама кертүдә өч "СЗ" чәчкече, "Роса" һәм "Туман" агрегатлары эшли. Алар көче белән 1000 гектардан артык мәйданда тукландыру үткәрелгән инде. 16 агрегат туңга сөрелгән җирләрдә ике эздән тырмалау үткәрә. Дым каплауда агрофирманың уңган механизаторлары Риф Вәлиев ("Мәгариф" бүлекчәсе), Ленар Гайнанов ("Уңыш"), Ленар Фазлыев ("Авангард"), Рафаэль Сәмигуллин ("Үрәзмәт") смена нормаларын арттырып үтиләр. "Чәчүлек орлыкның 35 процентына инкрустация үткәрелде. Агу-химикатлар белән бергә үсеш стимуляторлары һәм микроашламалар да кулланабыз", - ди агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов. Инкрустацияләүдә "ПС" һәм "Мобитокс" агрегатларында эшләүче Марсель Шәрипов һәм Рамил Сабитов нәтиҗәле эш күрсәтә.

Җәмгыятьнең "Ык" агрофирмасында да басуларда трактор гөрелтесе ишетелә башлады. Һәр бүлекчәдә икешәр агрегат дым каплауга чыккан. Басулар тигез өлгермәгәнлектән әлегә техника керердәй участокларда тырмалау үткәрәләр. "Калмыя" бүлекчәсендә - Алмаз Әһлиев, "Игенче" дә Инзил Садыйков җитештерүчән эшли.

2195 гектардагы көзге культураларга "Роса" техникасын иярләүче Илфат Абдуллин белән бергә читтән китерелгән ике "Туман" агрегаты да гектарына 1 центнер исәбеннән минераль ашлама кертә.

"Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыймадиев язгы кыр эшләрен технологик срокларда башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр бар, ди. Чәчүлек орлык җитәрлек, һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 60 килограмм хисабыннан ашлама кайтарганнар, ике агрофирмага 700 тонна ягулык-майлау материалы алынган, үсемлекләрне саклау чаралары да җитәрлек күләмдә тупланган. Аларны куллануга ныклы контроль булдырып, әрә-шәрәм итмичә эшләргә генә кирәк.

"Органик Групп" та җирнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә төрле алымнар кулланырга исәплиләр.

- Беренче чиратта чәчү әйләнешен фәнни нигезләнгән система буенча көйләү бара. Сидераль культуралар чәчәбез, чәчү структурасына борчак кертелде. 6 мең гектарда күпьеллык үлән мәйданнарын яңарттык. Аның шактый өлешен туфракны азотка баетучы клевер һәм люцерна алып тора. Туфрак составын яхшыртуда җирләрне көздән эшкәртеп калдыруның да файдасы тими калмас, - ди Илдар Шамилович.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев