Мөслим-информ

Сыерчыкларга оялар әзер!

Күбәктә оста куллы егет үсүсен күпләр әле белмидер дә. Рамил Шинков Күбәк урта белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында белем ала. Ул агачтан төрле эшләнмәләр ясарга ярата. Әлеге сыерчык ояларын да үзе ясаган. Рамил Күбәк авылында яшәүче Резилә һәм Илшат Вәлиевләр гаиләсендә тәрбияләнә. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди...

Күбәктә оста куллы егет үсүсен күпләр әле белмидер дә. Рамил Шинков Күбәк урта белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында белем ала. Ул агачтан төрле эшләнмәләр ясарга ярата. Әлеге сыерчык ояларын да үзе ясаган. Рамил Күбәк авылында яшәүче Резилә һәм Илшат Вәлиевләр гаиләсендә тәрбияләнә. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди халык.

- Чигү-бәйләү серләрен дә үз итә ул. Өй-ихатада да булыша. Укудан кайткач та ихатадагы эшләрне башкара, - диләр якыннары Рамил турында.

Афәрин, Рамил! Ә сез нинди сәләтле егет-кызларны беләсез? Алар турында безгә дә языгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: