Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөйгәненә пычак белән кадаган

2 гыйнвар кичендә Исәнсеф авылында җинаять эше кылынган.

Ир белән хатын арасында тавыш чыгып, ире хатынына пычак белән кадаган. “Бу көнне ир белән хатын иртәнге сәгать җидедә үк танышларына кунакка барып бәйрәм итә башлый. Юктан гына низаг чыгып, ир белән хатын өйләренә кайтып китә. Кайту белән ире пычакка үрелә. 1959 елгы хатын-кызга беренче ярдәм күрсәтелгән, бүген аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. 1956 елгы ир-атка РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддә икенче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев