Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыерлы көнең – сыйлы көнең

Энҗе һәм Ти­мур Галимовлар – авылда күпләп мал тотучы гаилә.

Вәрәшбаш авылында аларның йорты иң мәһабәт, таза һәм ныклы булуы белән аерылып тора. Энҗе һәм Ти­мур Галимовлар – авылда күпләп мал тотучы гаилә. 50 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуларның 17се – савым сыеры.

– 2015 елда, дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, үз эшебезне 8 баш сыер белән башлаган идек. Хөкүмәт биргән акчага маллар өчен са­рай төзедек. Авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими барганда, дәүләтнең шулай ярдәм итүе бик отышлы дияр идем. Авыл­да эш, акча юк дип зарланыр­га яратучыларга шуны гына әйтәсем килә: ял итеп яшәргә күнеккән кеше хезмәт тәмен белә алмый. Элек-электән хезмәт төбе – хөрмәт дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Эшләсәң, башкалар алдында да абруең, дәрәҗәң була, – ди Энҗе апа.

Энҗе апа – төп Вәрәшбаш авылы кызы. Тормыш иптәше Тимур Башкортостан якларын­нан. Безнең җирлеккә кияү бу­лып килгән ир-егет күптән үзебезнеке инде. Йортларга газ кертү белән шөгыльләнүче оста­ны белмәгән кеше юктыр. “Ит лавкасы” кибете хуҗасы да ул. Бар эштә дә өлгер булган Гали­мовлар “Дөньялар ничек кенә үзгәрмәсен, кеше мәңгелеккә җир белән бәйләнгән” дигән фикердә.

– Фәнни уңышларга ирешеп, әллә нинди исемнәр алса та, авыл кешесенең кендеге авыл җиренә гомерлеккә береккән инде ул. Авыл халкы элек- электән мал асрап көн күргән. Аллага шөкер, тормыш иптәшем белән өч кыз тәрбияләп үстердек. Алларыннан ите, мае, сөте өзелмәде. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дип әйтергә яра­та иде безнең әнкәй. Киләчәктә дә мал санын киметмәскә иде, – ди Тимур абый.

Авылда эш юк дигәннәргә үз эшеңне ачарга, үз хуҗалыгыңны алып барырга кирәк. Физик хезмәттән кур­кып тормаганнар нәкъ шулай эшли дә!

 

– Җирлегебездә мал тоту­чылар да, кул эшләре һәм аш- су осталары да әз түгел. Шәхси эшләрен ачып җибәрүчеләр беркайчан да оттырмый. Респу­блика хөкүмәте дә авылда кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Галимовлар – эшчән һәм бик тырыш гаилә, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге баш­лыгы Зинфира Маннапова.

Галимовлар күпләп мал- туар асрау өчен барысын да юнәткән. “Беларусь” трактор­лары, бөртекле ашлык комбайн­нары бар. Үзләренең һәм арен­дага алынган пай җирләрендә арпа, печән үстерәләр. Чыгым­нарны каплау өчен субсидия бүлеп бирелүен дә әйтә гаилә башлыгы. Гаиләгә балалары да ярдәмгә килә. Җәйлектә алар 100әр баш каз да асрый.

– Яшәү ямен авылда, үз эшең белән яшәүдә күрәбез. Инде Хо­дай сәламәтлектән аермасын. Алга таба да үз көчебез белән тапкан хәләл ризыкны ашап яшәргә язсын! – ди Энҗе апа.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев