Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыерларны робот савачак

Бүгенге көндә Үрәзмәттә роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексы төзелә.

Компьютер-цифрлар дөньясында яшибез. Тиздән Мөслимдә терлекләрне дә роботлар тәрбияләячәк. Районның икътисадый  үсешендә  үзгә урын алып торучы “Август-Мөслим” агрофирмасы терлекчелек тармагына 1 млрд 200 млн сумлык инвестиция кертәчәк.Аңа беренче нигез ташы узган елның 27 октябрендә салынган иде. Төзелешне Мәскәүнең “Агробау” компаниясе эшчеләре алып бара. Төзелеш эшендә 43  берәмлек техника, 115 кеше катнаша. Бүген бинаның каркасы эшләнеп, түбә ябу бара.

– Мондый комплекс – Татарстан өчен әлегә яңалык. Биредә 1200 баш савым сыеры булачак. Гольштин-фриз токымлы, күп күләмдә сөт бирүче буаз таналарны август-сентябрь айларында Германиядән алып кайтырга планлаштыралар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
 Төзелеш эшләрен 27 ноябрьгә төгәллибез, дип ышандыра төзүчеләр. 1200 баш сыерга исәпләнгән торак төзелешенең беренче чираты төгәлләнгәч, аның янәшәсенә тагын шундый ук бер ферма сафка басачак. 2022 елда файдалануга тапшырылачак комплекс та 1200 баш терлеккә исәпләнгән. Берсендә сыерларны роботлар сауса, икенчесендә “карусель” сөт саву системасы урнаштырыла. Бер робот 70 сыерны саварга сәләтле булачак. “Карусель” системасы тавышсыз эшләве белән үзенчәлекле. Бу  сыерлар өчен стресс дәрәҗәсен шактый киметергә мөмкинлек бирә. Мондый комплекс шартларында терлекләр савуга бик тиз  ияләшәләр.  Димәк,  җитештерүчәнлек тә арта, дигән сүз.
– Сөтчелек комплексында  “кроссвентиляция” системасы эшләячәк. Мондый төр вентиляциянең эшләү принцибы – һаваны ферма буйлап кудырту. Бинаның буеннан-буена  урнаштырылган  вентиляторлар ярдәмендә биредә даими төстә саф һава булачак. Егетләребез төзелешне тиз һәм сыйфатлы башкару өчен тырыша. Пандемиягә туры килмәгән булсак, бәлки, иртәрәк тә төгәлләгән булыр идек. Эшне дәвам итәр өчен материаллар кайтуын көтәргә туры килде. Объектта бу җирлек кешеләре дә, Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән ир-егетләр дә эш урыннары тапты, – ди “Агробау” төзелеш компаниясе вәкиле Владимир Коновалов.
 Комплекста калдыксыз җитештерү булачак. Сыерларның тизәкләре, махсус сепаратор бүлегендә эшкәртелеп, берничә мәртәбә фильтр аша үтеп, брикетланып куелачак. Алга таба алар органик ашлама буларак басуларга кертеләчәк. Ә сыек өлеше лагунада тупланып, сугару өчен кулланылачак. “Август-Мөслим” агрофирмасының роботлаштырылган сөтчелек комплексында  күпләр  үзләренә эш  урыннары  да табачак.
Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев