Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәяхәткә бара алмасаң, акчасын ал

Турист сәяхәтне күчерүдән баш тартса, туроператор 2021нче елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча аның акчасын тулы күләмдә кайтарып бирергә тиеш.

Туроператорлар гамәлдән чыгарылган турлар буенча кулланучыларга тигез кыйммәтле хезмәт күрсәтергә яисә 2021нче елның 31 декабренә кадәр акчаларын кайтарырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары бар (№1073, 20 июль 2020 ел). 2020 яисә 2021 елга үзебезнең илдә яисә чит илдә сәяхәт өчен 2020нче елның 31 мартына кадәр өлешчә яки тулысынча түләгән кулланучыларга туроператор тигез кыйммәтле хезмәт күрсәтергә бурычлы.

Сәяхәтне күчерү мөмкинлеге турындагы белдерү кәгазен туроператор турагентка (яисә турыдан-туры туристка) карар көченә кергән көннән (ягъни 2020нче елның 24 июленнән) соң 60 календарь көн дәвамында җибәрергә тиеш. Белдерү кәгазен алганнан соң турагент аны бер эш көнендә туристка җибәрергә бурычлы.

Сәяхәтне күчерү вакыты яклар килешүе буенча билгеләнә, әмма хезмәт 2021нче елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш.

Яңа датага тур бәясе артса да, кулланучы аерманы түләми. Килешү өлешчә түләнгән очракта да туроператор төзелгән килешү буенча бәяне арттыра алмый.

Турист сәяхәтне күчерүдән баш тартса, туроператор 2021нче елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча аның акчасын тулы күләмдә кайтарып бирергә тиеш.

Әгәр әлеге 60 көн эчендә туроператор белдерү кәгазен җибәрмәсә, кулланучы килешү буенча түләүне кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Түләү 2020нче елның 31 декабренә кадәр кайтарылырга тиеш.

Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен, шулай ук карар гамәлдә вакытта рәттән ике айдан артык вакытлыча хезмәткә яраксыз булган кешеләр өчен аерым шартлар гамәлдә. Туроператор аларга акчасын гариза биргән көннән 90 көн эчендә кайтарырга бурычлы. Средсвоны кайтарганда туроператор файдаланылмаган һәр календарь көн өчен процентлар да түләргә тиеш.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.  

Фото - Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев