Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светадан – фарш белән макароннан оялар

Фарш белән ясалган макароннан оялар матур булулары өстенә бик тәмле һәм туклыклыда! Райондашыбыз Света Хәкимова әлеге ри- зыкны әзерләү рецепты белән уртаклаша.

Кирәкле ингредиентлар: 12 данә макарон оясы (аны һәр кибеттә сатып алырга мөмкин), 400 грамм чамасы ит фаршы, 100 грамм дөге, уртача зурлыктагы өч су­ган, артык зур булмаган бер кишер, ике аш калагы то­мат пастасы, бер чәй кала­гы тоз, тәменчә борыч, ике аш калагы үсемлек мае, су, петрушка

Әзерләү тәртибе. Тирән табада үсемлек маен җылытабыз һәм суганның бер өлешен салып, кыз­дырабыз. Бераздан суган өстенә уылган кишерне са­лабыз һәм уртача утта, ал­тынсу төскә кергәнче бол­гата-болгата кыздырабыз. Ул арада вакланган суган белән ит фаршын бергә ку­шабыз, фаршка тоз, кара борыч өстибез һәм фрика­делькалар ясыйбыз. Табада кызган суган белән кишергә томат пастасы, тоз һәм кара борыч өстибез. Тагын 1-2 минут болгата-болгата кыздырабыз. Аннан якын­ча 0,5 литр су өстәп кайна­табыз һәм яхшылап болга­табыз. Фрикаделькалы ма­карон ояларын шушы табага тезәбез һәм өстенә ояларны капларлык итеп су салабыз. Суның кайнап чыкканын көтәбез дә, табаны капкач белән каплыйбыз. Талгын утта оялар 30-40 минут ча­масы пешә. Табынга бирер алдыннан макарон оялары өстенә ваклап туралган пе­трушка сибәргә онытмагыз!

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X