Реклама
"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте тарафыннан Мөслимнең Кооператив, Вахитов, Тукай һәм Пушкин урамнарына яңа су линиясе эшләнде. Линиягә су җибәрелде.
Киләчәктә иске линиягә су бирү туктатылачак. Шул сәбәпле "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте халыктан, җәйге кояшлы көннәрдән файдаланып, яңа линиягә тоташуларын сорый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз