Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сургут шәһәреннән туган ягына кайткан Рәвилә Вәлиеваның сөйләр сүзләре күп.

- Туган авылым Иске Вәрәштән күп кенә күренекле шәхесләр чыккан. Илгиз Галиев - инженер, Вәсилә Ханнанова - табибә, Рәхимә Хамматуллина - укытучы, Мирзаян Баһауов - "Трудовик" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры, Бәһиҗә Баһауова - РСФСРның Югары Советы депутаты, Флүр Баһаветдинов - прокурор, ә минем апам Альбина Хәкимова - атказанган терлекче. Коммунистлар партиясе...

- Туган авылым Иске Вәрәштән күп кенә күренекле шәхесләр чыккан. Илгиз Галиев - инженер, Вәсилә Ханнанова - табибә, Рәхимә Хамматуллина - укытучы, Мирзаян Баһауов - "Трудовик" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры, Бәһиҗә Баһауова - РСФСРның Югары Советы депутаты, Флүр Баһаветдинов - прокурор, ә минем апам Альбина Хәкимова - атказанган терлекче. Коммунистлар партиясе өлкә комитеты секретаре Фикрәт Табеев Мөслим мәдәният йортында узган авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында Альбина апама "Почет билгесе" ордены тапшырган. Аның исеме Кызыл Почет китабына кертелгән, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Альбина апам Метрәй егете Хәмзәгә тормышка чыгып, шул авылда фермада 20 ел сыер сауды, ветеринария табибы да, бригадир да булып эшләде. Иртәнге сәгать дүрттә фермага беренче килеп, иң соңгы кайтып киткән. Тормыш иптәше белән өч бала үстерделәр. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрадылар. Бакча эшләре, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре - апам барысына җитеште. Гүрнәчәдәй йорт салып керделәр. Бер балаларын югалту ачысын татыдылар. Сабырлык, түземлек сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, бүген дә матур тормыш итә Альбина апам. Җизнәбез Хәмзә мәрхүм инде.

Рәвилә үзе 35 ел төзелештә эштә эшли. Гаилә корып, тормыш иптәше Зәйнулла белән бер ул, бер кыз үстерә. Әмма тормыш авырлыклар белән сыный бәндәләрне. Сөекле тормыш иптәше гомерлеккә күзен йома. Бүген Рәвилә Мөслимдә ике бүлмәле фатирда яши. Туган авылы Иске Вәрәштә йорт сатып алып, аны ремонтлап, мунча салып, җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр үстереп, тормыштан ямь табып яши. Җәй көне Сургуттан оныклары кайта, һәрнәрсәдә әбиләренә теләп булышалар алар.

Гаиләдә сигез бала үскәннәр Рәвиләләр, бүгенге көндә өчесе генә исән. Туганнар бер-берсенә ярдәм итеп, берсе өчен берсе утка керергә дә әзер булып яшиләр. Апалары Альбинаны әниләре урынына күрәләр. Йомшак күңелле, ярдәмчел, кешелекле, миһербанлы Альбина бар кешегә дә ачык йөзле, киң күңелле. Рәвиләсе дә, Альбинасы да.Чәк-чәк, бәлеш, камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешерәләр. Күрше-күләннәре белән дус булып, аш-суга керешеп яшиләр.

- Әниебез, әтиебез безне кешелекле, миһербанлы итеп тәрбияләгәннәр. Коръән ашларында аларга багышлап догалар укыйбыз, хәер-сәдакадан калдырмыйбыз. Булганына шөкерана кылып, Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шуны тынычлыкта, иман байлыгы, сәламәтлек белән үткәрергә язсын, - ди Рәвилә.

Флүрә Дәүләтшина.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев