Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суицидка этәргән өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелде

Хәзер суицидка этәргән яки аны кылуда булышкан өчен, 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак. Россиядә кемнедер, шул исәптән балигъ булмаганнарны да кертеп, суицидка этәргән өчен җинаять җаваплылыгы катгыйландырылды. Тиешле канун Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Документ Кремль сайтында дөнья күргән. РИА Новости хәбәр иткәнчә, закон Россия...

Хәзер суицидка этәргән яки аны кылуда булышкан өчен, 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак. Россиядә кемнедер, шул исәптән балигъ булмаганнарны да кертеп, суицидка этәргән өчен җинаять җаваплылыгы катгыйландырылды. Тиешле канун Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Документ Кремль сайтында дөнья күргән. РИА Новости хәбәр иткәнчә, закон Россия Җинаять кодексына үзгәрешләр кертә һәм башкарылган эшләр өчен җаваплылыкны билгели торган Җинаять кодексы маддәләренең санкцияләрен арттыра. Аерым алганда, хәзер суицидка этәргән яки аны кылуда булышкан өчен, 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак (гамәлдәге канунда - 5 елдан 8 елга кадәр). Моннан тыш, суицидка этәргәндә яки аны кылырга булышу нәтиҗәсендә ике яки күбрәк балигъ булмаган яки ярдәмчесез зат, йөкле хатын-кыз үлгәндә, 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Үз-үзеңә кул салуга китергән мәгълүмат таратуны оештыручыларга 5 елдан 10 елга (әлегә - дүрт елга кадәр) иректән мәхрүм итү каралган. Халык алдында, вакытлы матбугат чараларында (интернетны да кертеп) шушы хәлгә китерердәй мәгълүматлар җиткергәндә, җинаять җаваплылыгы 5 елдан 15 елга кадәр (хәзергә - 6 елга кадәр) иректән мәхрүм итү белән билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X