Мөслим-информ

Сугыш чоры газаплары

Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Балалыгыбыз белән безнең армия атна-ун көн эчендә Гитлерны җиңәчәк, дип көттек. Әмма сугыш алай тиз генә бетмәде.

Мин – Әхмәтҗанова Бибиасма Сабит кызы – Иске Чакмак авылында гомер итәм. Миңа – 92 яшь. Киләсе елда илебез Бөек Ватан сугышында Гитлер Германиясен җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Бүгенге якты аяз күк йөзе өчен яу кырында башын салган һәр кешегә һәм тылда көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан авыл хезмәтчәннәренә – мәңгелек дан! Бүген ил, республика һәм район җитәкчелеге Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы билгеләп үтү максатында зур эшләр башкара. Шул дәһшәтле елларның тере шаһиты буларак әйтер сүзләрем бар.

Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Балалыгыбыз белән безнең армия атна-ун көн эчендә Гитлерны җиңәчәк, дип көттек. Әмма сугыш алай тиз генә бетмәде. Иске Чакмак авылыннан да сөлектәй ир-егетләр фронтка китә торды. Атна саен диярлек кемнеңдер ире, кемнеңдер улы үлү яки хәбәрсез югалу турында хәбәрләр килә иде. Авыр яраланып кайтучылар да булды. Шулай дүрт ел газап эчендә үтте! Унбиш яшь тулганчы колхозда төрле эшләрдә көч түктем. Аннары иптәш кызларым белән урман кисәргә киттек. Фронт өчен корал һәм кием-салым җитештерүче завод-фабрикаларга, электр энергиясе эшләп чыгаручы ТЭЦларны ягулык белэн тәэмин итү өчен утын эзерләдек. Унҗиде яшем тулгач, колхозда сыер савучы булып эшли башладым. Ул елларда сыер гына саумадык, иртәнге савымнан кайту белән басуга эшкә китәбез. Кич – тагын фермага, аның арасында фронтка төрле кирәк-ярак әзерлибез. Ул елларның кара кайгысын берүк бер кешегә дә күрергә язмасын! Бүгенге көндә яшәгән тормышларыбыз оҗмахка тиң, өйләребез җылы, ашарга ни телисең – шул бар, кием турында әйтәсе дә юк, пенсияләребез вакытында килеп тора. Бүгенге дөньядан зарланучы кеше бар икән, ул тормышында чын авырлык күрмәгән кеше генә булырга мөмкин. 
Мин пенсиягә чыгып, ялга киткәнче колхозда сыер саудым, дуңгыз карадым, беркайчан да зарланмадым. Тырышлыгым өчен һәрвакыт мактап тордылар, хезмәтемне зур бүләкләр белән бәяләделәр. Бүген дә мине ихтирам итәләр, тәрбия һәм хөрмәт күрсәтәләр. Авылыбызның медицина хезмәткәре Сирена Минһаҗева көн саен диярлек хәлемне белеп тора. Миңа ярдәм күрсәтергә дип беркетелгән социаль хезмәткәрләр Чулпан Абдуллина, Гөлфия Җиһангирова үз әниләрен караган кебек тәрбияләделәр. Бүгенге көндә мин Миргазиян белән Зөлфия тәрбиясендә. Бик якын туган булмасалар да, яхшы итеп тәрбиялиләр, бик зур рәхмәт барысына да. 
2004 елда бик нык авырып киттем, миңа инсульт булган иде. Шул еллардан бирле ярдәм иткән табибларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә, аларның ярдәме белән мин әле дә яшим. Районның баш табибы Рамил Морзахановка, күз табибы Нәкыйбә Гайнетдиновага зур рәхмәт. Нәкыйбә Гаффаровна, минем чит шәһәрләргә барырлык сәламәтлегем булмавын искә алып, күзләремә операция ясады. Нинди зур җаваплылык бит бу! Шуннан соң минем күзләрем күрә. Теливизор карыйм, “Авыл утлары” газетасын алдырам, район яңалыклары белән танышып барам. Районда һәм авылларда барган матур үзгәрешләргә шатланам. Исән-имин булыгыз. Күгебез һәрчак аяз булсын, кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын! 
Бибиасма ӘХМӘТҖАНОВА. 
Иске Чакмак. 
Рөстәм Шәрипов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: