Мөслим-информ

Сугыш ветераны Хәертдин Мөхәммәтовка ТР Президенты котлауларын җиткерделәр

Җирлегебездә 17 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Сугыш чорында тылда хезмәт куючылар - 451 кеше, сугыш ветераннарының тол хатыннары 120 хатын-кыз исәпләнә.

Бөек Ватан сугышы ветераннары бу көннәрдә котлаулар кабул итә.

Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары һәм күчтәнәчләр кайтты. Мөслим авылында яшәүче сугыш ветераны Хәертдин Мөхәммәтовка (рәсемдә) тәбрикләүләрне һәм күчтәнәчне район башлыгы Рамил Муллин тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: