Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә

Мәлләтамак авыл җирлегеннән сугышка 450 кеше киткән. Шуларның 192се туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайта. Бүген сугыш ветераннарының икесе исән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен Мәлләтамак авыл җирлегендә яшәүче 38 ветеран алды. Шуларның 36сы тылда хезмәт куючылар.

Түбән Табын авыл җирлегендә бүген бер сугыш һәм 48 тыл ветераны яши. Өлкәннәрнең күпчелеге 90га якынлашып килә. Шулай да әле бирешмиләр, бүгенге тормышларына шөкер итеп, ил-көнгә тынычлык теләп гомер итәләр.

Рус. Шуган авыл җирлегендә медальләр җирлекнең тыл ветераннарына тапшырылды. Бу көнне Рус Шуган урта мәктәбендә узган чарада 11 ветеран хөрмәтләнде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру тантанасына килгән ветераннарны мәктәп укучылары сәламләде. Өлкәннәр яшьлек җырларын тыңлап, хатирәләрен яңартты. Илебез азатлыгы өчен үз-үзләрен аямый көрәшкән ветераннарга район башлыгы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев