Мослим

"Сугыш башланганда Мөсәвәрәгә 9 яшь була"

Гомер үткән саен хатирәләр яңара. Шулай бер көнне егерме ике ел бер коллективта эшләгән Мөсәвәрә апа Шәймәрдәнова янына хәл белергә бардым. Чәйләп алганнан соң, элеккеге елларны искә төшереп, хезмәттәшләрне барлап чыктык. Сүз уңаенда Мөсәвәрә апа үзенең башыннан үткәннәрне сөйләде. Аның хатирәләре белән, кадерле укучыларым, сезне дә таныштырасым килә.

Сугыш башланганда Мөсәвәрәгә 9 яшь була. Колхоз эше дә, йорт мәшәкатьләре дә авылда калган картлар, хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Капчык һәм тырма тотып басудан башак җыярга йөриләр. Үзләре ач булсалар да, бер башакны да ашамыйлар, чөнки һәр башак кадерле. "Икмәк фронт өчен кирәк", - дигән уй башларыннан чыкмый. Бөтен эш кул көче белән башкарылганлыктан, тары басуының да чүбен кул белән утыйлар. Билчән утап куллары ярыла, аяклары сызлый, билнең авыртуына түзәрлек булмый. Аннан да яманрак ачлык интектерә.

Арыш җитешүгә әнисе, караңгы төшкәч, кача-поса басуга юнәлә. Башакны төенчеккә бәйләп, кайтырга чыгугу, басу каравылчысы Габделгани ат белән бастырып куа. Төенчекне ташлап качарга туры килә. Яктыргач эзләп алып кайта. Мөсәвәрә белән иптәш кызы аны базда кул тегермәнендә яралар. Әнисе кәҗә сөте белән аш пешереп ашата.

Язга чыккач, эскерт төбендә калган бодайны ашап, кешеләр үлә башлый. Авыл советы активистлары, өйдән-өйгә йөреп бодайны җыялар. Мөсәвәрәнең әнисе качырып алып кала. Соңрак, аз-азлап кына, ачтан үлмәслек кенә ашыйлар. Бәрәңге басуыннан кәлҗемә җыеп пешерәләр, кычыткан, балтырган, кукы кебек үсемлекләр дә ачлыктан алып кала авыл халкын.

Унике яше тулгач, кызны арыш суга торган молотилкага кибәк алып торырга куялар. Беркөнне молотилка белән трактор арасында әйләнеп торган каеш ычкынып Мөнәвәрәне әллә кая атып бәрә. Тәне җәрәхәтләнсә дә, бераз ятып торганнан соң, кабат эшкә тотына. Кибәк алганда имгәнсә дә, эшләргә кеше булмаганлыктан, аны ат белән чәчү орлыгы ташырга куялар. Мәктәптән кайткач ат җигеп орлык тутырылган капчыкларны үзе төйи, басуга алып барып үзе бушата, төн җиткәч кенә өенә кайтып егыла.

-Иң авыры көнне-төнгә ялгап эшләү түгел, ә ачлык иде, дип искә ала Мөсәвәрә апа.

Җиңү көнен Мөсәвәрә авылдашлары, иптәш кызлары белән елый-елый каршы ала. Җиңү килсә дә, тормыш җиңеләйми: ашарга да җитми, кием дә начар. Шулай булуга да карамастан, кызның белемгә омтылышы зур була. Башта Ташлыяр мәктәбендә белем ала, сигезенче класска Мөслимгә килеп, фатирда торып укый. Урта белем алганнан соң, биш кыз Алабуга педагогия институтына укырга керәләр. Әмма имтиханнарны "өчле"гә тапшырганга стипендия алмаячакларын белеп, кире авылга юл тоталар. Үҗәт кыз Казанга, абыйсы янына юл ала. Урта белеме булганга, технология техникумының өченче курсына алалар. Өйдән бернинди дә ярдәм булмаганлыктан, техникум ашханәсенә эшкә урнаша. Ләкин укырга вакыты бик аз кала, дәресләргә арып керә, кайбер фәннәр бик авыр бирелә, шул сәбәпле техникумны ташларга мәҗбүр була.

1952 елда Минзәлә типографиясенә эшкә урнаша. Остазы Вәли абый кул астында бер ел укып, практика узып, печатник һөнәренең барлык нечкәлекләренә өйрәнә. Кулына документ алган кыз, 1953 елда Мөслим типографиясенә эшкә кайта. Башта "Күмәк хуҗалык", аннан "Кызыл байрак", соңыннан "Авыл утлары" гәҗитләрен басуда үзеннән зур өлеш керә. Үрнәк эше белән коллективта зур ихтирам казана. Гел алдынгылар рәтендә булып күп санлы мактау кәгазьәренә, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Пенсиягә чыкканда гомуми эш стажы 42 ел була, шуның 36 елын печатник булып хезмәт куя.

Мөсәвәрә апа әле яхшы әни, тугры хатын, хөрмәтле әби, менә дигән хуҗабикә дә. Атлас авылы егете Шәймәрдәнов Рифкатькә кияүгә чыгып, 60 ел тату гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Мөсәвәрә апаның алтын баганасы, Рифкате, 95 яшендә бакыйлыкка күчә. Бүген ул ялгыз түгел: балалары, оныклары, оныкчыклары "әнием, әбием", дип өзелеп торалар.

- Лаеклы ялга чыккач, намазга бастым. Яшь чакта биатамнан догаларны, намаз уку тәртипләрен өйрәнеп калган идем. Бүген дин йолаларын үтим. Элеккеге авыр тормышны, җәфа чиккән чакларны хәзерге тормыш белән чагыштырам да, сөенеп туя алмыйм. Аллага шөкер, оҗмахта яшибез бит. Инде Ходаем еллар тыныч, имин булсын, сугыш афәтләрен, ачлыкны күрергә язмасын, - дип сүзен йомгаклады Мөсәвәрә Шәймәрдәнова.

Римма Мирзаянова.

Мөслим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: