Мөслим-информ

Суганны ничек сакларга?

Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерү яхшы.

Йолкыганнан соң суганны иң элек яхшылап җилләтергә кирәк. Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерү яхшы. Суганны гадәттә 2-3 атна киптерергә кирәк. Җәй яңгырлы килсә, моңа бигрәк тә игътибарлы булу сорала. 
Киптерү өчен суганны җиргә яки чүпрәк өстенә таратыгыз. Бер катлам итеп таратырга, вакыт-вакыт әйләндереп торырга кирәк. Коры һава торышы булганда яшелчәне урамда киптерергә була. Ләкин төнгә җылы һәм коры җиргә күчерергә кирәк. Яки 2-3 атнага коры, җылы һәм яхшы җилләтелә торган бинада калдыру яхшы. Суганның кипкәнен түбәндәге билгеләрдән белергә була: суган тыгыз була; өске кабыгы суганнан җиңел кубып төшә, оча; сабак “муенының” киңлеге шактый кимегән, кипкән була һәм бөрешеп тора. Уңыш кибеп беткәч аның “муенын” 3-5 см калдырып кисәләр. Тамырларын да кисеп ташларга кирәк. 

 

Киптергәннән соң суганны яхшылап араларга кирәк. Авыру яки зарарланганарын саклауга куярга ярамый. Суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Мәсәлән, башта ук салкынча 1-4 градуска кадәрге урынга, базга куябыз икән, алга таба да шул температура торырга тиеш. 
 

Суганны тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын озын калдырырга кирәк. Монысын өй температурасында сакларга туры киләчәк. Саклауга дип куелган суганның кабыгын чистартырга кирәкми. Кабарып, төшәргә торганын гына чистартып алырга кирәк. Орлыкка дип калдырылган суганны башта сортларга аерырга киңәш ителә: эрегә, уртачага һәм вакка. Боларын базда ятьмә сумкада саклау яхшырак. Суганны өй шартларында саклаганда, үсеш бирергә мөмкин. Базга куйган очракта да суганны әледән-әле карап торыгыз. Чери башлаган булса, чистартып, кабат җилләтеп куярга туры киләчәк.

Энҗе Камалова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: