Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суга батучыны ничек коткарырга: табиб киңәшләре

Суда батучыга вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелгән очракта, аны коткарырга була. Беренче минутта суга батучыларның - 90 процентын, 6-7 минуттан соң, фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин.

Батучы су өслегендә булса, аны ерактан ук тынычландыра башлау шарт. Бу мөмкин булмаса, ул сиңа ябышмасын өчен, батучыга арткы ягыннан якынаю дөрес. Инде суга батучы сиңа ябышса, "тозак"тан ычкыну өчен, батучы белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

Ярга чыккач, беренче ярдәм күрсәтелә. Зыян күрүче аңында, пульсы канәгатьләнерлек булып, сулыш алса, аны каты коры урынга яткыралар. Баш түбәндә булсын. Өс киемнәрен салдырып, тәнен куллар яисә коры сөлге белән ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә. Зыян күрүче аңында булмаса, әмма пульсы һәм сулышы булган очракта, башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын тартып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк. Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән, әмма йөрәге типкән зыян күрүчегә, сулыш юлларын чистартканнан соң, тизрәк ясалма сулыш ясау шарт. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж белән аралаштыру мөһим. Мөмкин кадәр тизрәк сулыш юлларыннан сыеклыкны чыгару өчен, ярдәм күрсәтүче зыян күрүчене эче белән үзенең тездән бөкләнгән аягы өстенә куя, бер кулы белән калак сөякләре арасына баса, икенче кулы белән, маңгаеннан тотып, башын күтәрә. Бу хәрәкәтләр 10-15 секундтан артмаска тиеш. Чөнки кичекмәстән ясалма сулыш алдыру шарт. Зыян күрүчене йөрәк эшчәнлеге башлангач кына стационарга күчерергә була. Аны носилкага кырын яткырырга, баш куйгычны түбән төшерергә кирәк. Төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, зыян күрүчеләрне хастаханәгә илтү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев