Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суга баткан кешегә ярдәм итү алымнары

Суга баткан кеше коткаручыга ябышырга һәм аны да су төбенә өстерәргә мөмкин. Коткаручы суга батучы янына кулына нинди дә булса әйбер тотып, акрынлап кына якынайгач, суга батучы шул әйбергә тотынырга тиеш. Нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген ачык һәм кыска итеп аңлатырга, куркуын җиңәргә ярдәм итәргә кирәк. 

Әгәр батучы янына йөзеп барырга туры килсә, куркынычны киметер өчен аның янына тәмам якын килеп бетмәгез. Бәлагә таручы аңсыз булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп тотыгыз. Ярга чыккач, батучының авызын чистартырга. Аннан соң, үпкәләрдәге судан арындыру өчен, зыян күрүчене эче һәм йөзе белән аска каратып, бөкләнгән тезгә яткырырга, аркасына берничә тапкыр баскалап алырга. 
1-2 минут дәвамында сулыш алмау үлемгә китерергә мөмкин. Пульс булмау, зурайган күз каралары – йөрәк туктауның беренче билгеләре. Мондый очракта кичекмәстән “авызга авыз” ясалма сулыш һәм йөрәккә туры булмаган массаж (күкрәк читлегенә 4-5 тапкыр кискен басып алып, бер тапкыр “авызга авыз” ясалма сулыш) ясарга кирәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев