Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд залыннан

Азат җиңел холыклы хатын-кызлар янында, бернинди җаваплылык тоймыйча, “рәхәт чигеп” яшәгәндәй булса, Ләйсән ул елларның авырлыгын беркайчан да онытмас... 

Азат гомергә гаиләле кешеләргә, балалары белән мәш килгән парларга кызыгып яшәде. Ләйсән белән гаилә корганда ул да җир йөзендәге иң бәхетле кешеләрнең берсе булырмын дип уйлады. Бер-бер артлы туган балалар йортка ямь өстәгән кебек булды. 

Ләкин гаилә корып яшәүгә әллә әзер түгел иде, әллә бер төрле тормыш ялыктырды – Азат чит-ятларга күз ата башлады. Көне буе балалар белән әвәрә килгән хатынының кайчак тарарга өлгерә алмаган чәче, өстендәге бизәге уңган халаты да ирнең җен ачуларын чыгара башлады. Юк-барга бәйләнеп, хатынының җелеген ашаган Азат тора-бара өйгә бөтенләй кайтмас булды. Балалар өчен түләнгән пособиега гына көн күреп булмаганын яхшы аңлаган Ләйсән тиз арада ирен алиментка бирде. Хатынының бу адымын үзен мыскыл итү, түбәнсетү дип кабул иткән Азат, шул ук көнне киемнәрен җыеп, өйдән чыгып китте... 
– Азат Рәкыйповны РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсенең беренче бүлеге буенча гаепле дип табарга... Балигъ булмаган ике баласы өчен алимент түләргә тиеш булып та, бүгенге көнгә кадәр ул кызларына тиешле акчаны күчереп бармый. Азат Рәкыйповның җыелган алиментлар күләме бүгенге көндә 408 мең 809 сум тәшкил итә, – диде дәүләт гаепләүчесе. 
... Азатның шул китүдән өенә кайтып күренгәне булмады. Берсе – яшь ярым, икенчесе тугыз айлык булып калган сабыйлары инде бүген рәхәтләнеп йөгерә, куышлы уйный. Әйтүе генә җиңел! Биш ел вакыт узган да киткән. Азат җиңел холыклы хатын-кызлар янында, бернинди җаваплылык тоймыйча, “рәхәт чигеп” яшәгәндәй булса, Ләйсән ул елларның авырлыгын беркайчан да онытмас... 
Азат биш ел эчендә кызлары Динә белән Диләгә нибары өч тапкыр акчалата ярдәм күрсәтте. Анысында да күңеле “эреп” китеп, кемнеңдер үгет-нәсыйхәте аркасында гына. Өч ай рәттән акча җибәрде ул гаиләсенә. Бер айда – 850 сум, икенчесендә – 350, өченчесендә – 3 мең сум. Балалар бакчасына йөрүче кызларына ул акчаның тамчыдагы күл генә булуын аңларга теләми әти кеше. 
– Азат Рәкыйпов моңа кадәр дә алимент түләмәгәне өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе беренче бүлеге буенча җавапка тартылган иде. Ул вакытта аңа 150 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнде. Ләкин ул кылган гамәлләре өчен закон алдында җавап бирүне соңартып килә. Ялгышларыннан сабак алмаган һәм тиешле алимент акчасын вакытында балаларына күчереп бармаган өчен Азат Рәкыйповка 10 ай мәҗбүри эш билгеләргә. Хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына алып калырга. 
Хөкемдарның бу карары яңгыраганчы, Азат тын да алмыйча утырды. Башыннан йөз генә түгел, мең төрле уй үтте. Калдырырлармы, утыртырлармы?! Ләйсәннең артык каты җәза сорамавын ул әле белми иде. Балаларының әтисен үзенчә акларга, күңеленнән якларга мең мәртәбәләр тырышса да, сабыйларының юклыкта яшәве аның бәгырен телә иде... 
– Гаиләдән киткәч, балалар миңа чит кебек тоелды. Биш ел дәвамында аларның өлешен ашап ятканымны бүген генә аңладым. Алар балигъ булганчы алимент акчаларын төгәл күчереп барырга вәгъдә бирәм. 
Азат бу сүзләрне әллә чынлап әйтте, әллә юри... Ләкин суд эскәмиясендә утырган ирнең сүзләре, зал диварларын кабат-кабат әйләнде дә, әтиләре белән күрешергә килгән кызларның колагында яңгыравын дәвам итте. Кечкенә кызлар өчен әтиләре белән күптән көтелгән очрашу иде бу. 

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X