Мөслим-информ

Суд залыннан.Әле ярый кар яуган...

Мөдәриснең, күршесенә җен ачулары чыгып, беренче мәртәбә генә кычкыруы түгел. Югыйсә Халисәнең гаебе дә юк. Бу йортны сатып алганда гаражы да, башка корылмалары да бар иде.

– Нәрсә, тагын карны көрәргә кирәк дип тапмадыңмы? Ул гаражыңны безнең йортка терәп салмасаң, җир җитмәс дидеңме?! Сезнең карны көрәп җаным чыга бит инде! 

Мөдәриснең, күршесенә җен ачулары чыгып, беренче мәртәбә генә кычкыруы түгел. Югыйсә Халисәнең гаебе дә юк. Бу йортны сатып алганда гаражы да, башка корылмалары да бар иде. Хактан да, ике ихата арасында кул сузымы кадәр дә бушлык калмаган. Йортның элеккеге хуҗалары төзелеш эшләрен башкарганда нәрсә уйлагандыр. Монысы караңгы Халисәгә. Ут-фәлән чыга калса, ике хуҗалыкта да корылмалардан бернәрсә дә калмаячагы көн кебек ачык. 
– Ачуымны китереп торма әле! Мин салган гараж түгел! Ник көрисең, көрәмә! Быелгы карны барыбер чистартып бетерерлек түгел! 
Мөдәрис күрше хатынның сүзләренә әллә ни игътибар итмәде. Ике ихатаны аерып торган гаражга көрәген бәрә-бәрә кар көрәргә тотынды. Ачуыннан карны күрше ихатага да аткалый башлагач, Халисә түзмәде – өенә янкорма төзетермен дип көзгелектә кайтарып куйган силикат кирпечкә үрелде. Күңелендәге аңлатып булмаслык ачуны йөгәнли алмады: кирпеч туп-туры күршесенә таба очты. Кирпеч Мөдәриснең иңсәсенә тиде. Иңсәсе җәрәхәтләнгән ир чайкалып куйды. Авыртудан сыгылып төшкән әзмәвердәй Мөдәрис күрше хатыны янында бәләкәйләнеп һәм көчсезләнеп калгандай булды. 
Ике як күршенең гел-гел сүзгә килеп яшәвен күреп-ишетеп торган озын теллеләр бу көнге фаҗиганең шаһитлары булды. Тиз арада полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Мөдәрисне – район үзәк хастаханәсенә, ә Халисәне район эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр. 
– Шәхси хуҗалыкта ике арада килеп чыккан бәхәс барышында Халисә Җәмилова, силикат кирпеч алып, зыян күрүче Мөдәрис Кәшбиевка ыргыта. Нәтиҗәдә Кәшбиевнең уң як иңсә сөяге сына, иңсәнең эчке өлешенә кан сава. Сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китергәне өчен, төгәлрәк әйтсәк, зыян күрүченең өч атнадан артык хастаханәдә дәвалануын исәпкә алып, Җәмиловага карата каты җәза билгеләнүен сорар идем. Гаепләнүченең гамәлләрен суд РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе икенче өлешендәге өченче пункты буенча квалификацияли. Кеше гомеренә куркыныч булмаса да, алдан уйлап уртача зыян китергән өчен кеше закон алдында җавап бирергә тиеш... 
Дәүләт яклаучысы хөкемдарның өстәленә кәгазь бите куйды. Ул – зыян күрүчедән Җәмиловага карата җинаять эшен туктату турында гариза иде. Ләкин дәүләт гаепләүчесе ике якның килешүе, дуслашуы аркасында эшне ябарга теләүләре турында ишетергә дә теләмәде. 
Беркайчан да ипләп кенә сөйләшә алмас кебек тоелган ике күршенең дуслашуы гайре табигый иде. Ә хәлләр көтмәгәндә башка төр юнәлеш алды. Аның гаебе белән Мөдәриснең өч атна хастаханәдә дәваланачагын белгәч, Халисә кылган гамәлләренә бик үкенде. Ләкин эшләнәсе эшләнгән иде шул. Балаларын олы тормыш юлына чыгарып, ире вафатыннан соң үз көенә генә яшәргә тырышкан Халисәне чыгырыннан нәрсә чыгарды соң әле? Тормыш арбасын берүзе тартуымы, әллә ялгызлык ачысымы? Ялгызы гомер итүче Мөдәрис тә күршедә сатыласы өйне карап-белешеп киткән хатын турында яхшы фикердә калган иде. Беренче карашка тыйнак һәм ипле генә күренгән шәһәр хатынының башка хатын-кызлар кебек үзенә егылып китмәве, кыядай горур булуы гына ирнең ачуын китерде. 
Менә ул хастаханә койкасында. Аны бер күрүдә гашыйк иткән Халисә үзе калактан ашата. Күрше хатын өстеннән гариза да язмаган иде югыйсә. Полиция кадәр полиция килгәч, вакыйга булган урыннан ир-ат исеменнән гариза алып киткәннәр. Өч атна эчендә күршеләр бер-берсенә якынайдылар. Мөдәрис гаризаны алу өчен дәүләт яклаучысына мөрәҗәгать итте. Тик дәүләт гаепләүчесе генә карышып маташа. 
– Аңламассың инде! Кеше кадәр кеше үтергәннәрне иреккә чыгарып җибәрәләр, ике күрше арасындагы ызгышны зурга җибәреп утыралар. Дуслаштык һәм бетте-китте бит инде!.. 
Мөдәрис бу сүзләрне залдагыларга шулкадәр үпкә һәм киная белән әйтте ки, хөкемдар үзе дә сискәнеп куйды. 
Ике як фикерен дә тыңлаганнан соң, суд зыян күрүченең җинаять эшен туктату турындагы үтенечен канәгатьләндерергә дигән нәтиҗәгә килде. 
– Халисә Җәмилованың беренче тапкыр уртача авырлыктагы җинаять кылуын, зыян күрүче белән дуслашуын исәпкә алып, аны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә. Карар чыгарылган көннән соң ун тәүлек эчендә ТР Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин... 
Хөкемдарның чүкече өстәлгә төшкәннән соң, залда урнашкан тынлыкны бозып, кәрәзле телефон шалтырады. Халисәнең балалары кунакка кайта икән. Бу хәлләр турында алар, әлбәттә, белми калды. Киләсе атнага никах мәҗлесенә кайтасыларын алар әле белми иде. 
– Әле ярый кар яуган!.. – диде Мөдәрис. 
Ир кеше нигәдер кышны аеруча ярата башлады. Әллә суд юллары аша булса да бәхетен алып килгәнгә микән?! 

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Фото -  Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: