Мөслим-информ

Суд залыннан. Һәркем үзе җавап бирә!

Илшат гаиләдә төпчек бала иде. Ике абыйсы аны бала чакта гына түгел, үсә төшкәч тә авырлыклардан һәм усаллардан саклап, яклап килделәр.

Илшат һәрвакыт үзен сыйныфташларыннан бер башка өстен санады. Шулай булмыйча! Абый­сы – “Центр” төркеме “башлыгы”ның якын ду­сты. Илшат – абыйсының яраткан энекәше! Әти- әниләре абыйларын, руслар әйтмешли, “в ежовых рука­вицах” үстерделәр. Гомер буе үз көчләре белән көн күргән ата-ана балаларына хезмәт тәрбиясе бирергә тырышты. Олыгаеп кына алып кайткан төпчекләренә әти кулы бик тимәде. “Ул бәләкәй”, “аңа ярамый”, “эшләргә җитешер әле!” дип, Мәсхудә апа да улын гел яклый килде. Зама­насы да бүтән иде шул...

 

 

Күпләп мал-туар асраган, ипигә чират торган, азык- төлекне талон белән алган ва­кытлар артта калды. Иркен дөньяда канатларын ныгыткан Илшат тормыш сынауларына әзер түгел иде. Бер-бер артлы гаилә корган абыйлары таш пу­латлы калага юл тотты. Абый­лары янда булмагач, төпчек тә иркенгә чыкты.

Яңа ел төне. Илшат бәйрәмне беренче мәртәбә дуслары белән каршы ала. Яңа ел бәйрәмен өйдән читтә үткәрүенә Мәсхудә теше-тыр­нагы белән каршы булса да, “тәмле телле” Илшат әнкәсен тәки күндерде бит! Әтисе Фәһимулла гына: “Башы яшь әле! Өйдә утырсын! Арт са­нына бәла эзләп йөрмәсен! 17 яшьтә нинди аерым бәйрәм итү ул?!” – дип, хатынын орышты. “Җибәрмәсәгез, өйдән китәм һәм беркайчан да кайтмыйм!” Шулай диде дә Илшат, алты­почмаклы өйнең ясалма күн белән тышланган ишеген каты итеп ябып, чыгып китте. Ишекнең гөрселдәп ябылуын­нан түр яктагы тәрәзәләр дә ыңгырашып куйды. Улы чыгып киткәннән бирле үзенә урын тапмый әрле-бирле йөргән ана­га таң мәңге атмас шикелле то­ела башлады. Тәрәзәдән күзен алмый улын көткән Фәһимулла абыйның да йөрәген билгесез шом биләп алды. Иртәнге 8.00- 9.00 сәгатьләр арасында кап­ка төбенә полиция УАЗы килеп туктады.

– Илшат Кәлимуллинның әти-әниләре сез буласызмы? Улыгыз аңсыз хәлдә Коопера­тив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында табыл­ды. Юлда яткан егетне күреп, кибеткә баручы хатын-кыз ашыгыч ярдәм чакырмаса, бүген сезнең өчен матәм көне булыр иде. Улыгыз кемнәр белән аралашты? Әфьюн кул­ланганын белә идегезме? Буш вакытларын ничек үткәрде?

Закон сагында торучы хезмәткәр шундый сораулар яудырды.

Ишеткәннәрдән чәчләре үрә торган Фәһимулла абый гөрселдәп идәнгә ауды. “Ин­фаркт” диагнозы куелган әти кеше хастаханәдән өйгә кайта алмады... Фәһимулла картның өчесе дә, җидесе, кырыгы да үтеп китте. Газиз кешесен югалту ачысын Илшат, “дус­лары” киңәшен тотып, әфьюн белән җиңәргә тырышты. Тик чынбарлык барысын да янәдән үз урынына кайтара иде...

18 яше тулгач, Илшат кабат­тан әфьюн куллануда һәм сату­да гаепләнеп, кулга алынды. Рәшәткә артында утырганда да ул, иреккә чыгып, шул ымсын­дыргыч әйберне янәдән тату хыялы белән яшәде.

Амнистиягә эләгеп, вакы­тыннан алда иреккә чыккач, элеккеге дуслары аны үзләре эзләп тапты. Рафаэль исем­лесе аеруча кунакчыл булды. “Үзебездә генә әзерләрсең. Менә сиңа өй ачкычы! Теләгән вакытта кереп йөр”, – дип, Илшатка йорт ачкычын да тоттырды. Илшат янәдән үз дөньясында яши башлады. Хәзер инде үлән иснәү яисә бер-ике төймә белән генә чикләнеп булмый. Зәһәр агуны кабул итмәгән көннәре тәмугка тиңләшә иде...

Үзе кебекләр белән очраш­кан көннәрнең берсендә ул Ал­суны очратты. Чама белән 18-19 яшьләрдәге кыз бүген беренче мәртәбә “татлы агу”дан авыз итәчәк. Илшатларның “глав­ные” аны “алтын хәзинә”, диде. Мондыйларны югалтырга яра­мый. Түрә кызы икән! Димәк, наркотикларга акча табу хәзер проблема булмаячак. Самими балачагын, үкенечләр белән тулы яшьлек елларын, үзенең аркасында вакытсыз вафат бул­ган әтисен искә төшерде дә, йөзеннән сабыйлыгы да чы­гып бетмәгән кызны бар күңеле белән жәлләп куйды Илшат. Йөрәген аңлатып бирә алмас­лык хис биләп алды. Алсуны өйнең бер почмагына китереп кысты да: “Элеккеге наркоман­нар булмый! Булмый! Кач мон­нан! Тай! Йөгер!” – дип ысыл­дады. Илшатны бер күрүдә үз итеп өлгергән Алсу егетнең киң җилкәләре ышыгында үзен мәчедән качкан тычкан кебек хис итте. Ләкин курку ка­тыш ышаныч хисе дә чагыла иде...

Җиңел табышны кулдан ычкындыруда Илшатның гаепле булуын арадагы куштаннарның берсе түкми- чәчми “башлык” дигәннәренә – Рафаэльгә җиткерде. Ә Рафа­эль эчле, үчле кеше иде.

Тормышының мәгьнәсен тапмаган Илшат якты дөнья белән хушлашырга теләде. Тик томанлы аңында мәрхүм әтисенең “улыыым!” дигәнен ишеткәндәй булды һәм бермәлгә тораташтай катып калды.

– Мин бу әйбер белән алыш- биреш ясыйм. Җитте!.. Кешечә яшисем килә!..

Илшатның сүзләреннән Рафаэльнең болай да юка иреннәре җеп нечкәлегендә генә калгандай тоелды. Усал ялтыраган күзләре ерткыч җанварныкы төсле, “өзгәләп атам!” дигәндәй, үтәли тишә иде.

– Ярар, миңа соңгы мәртәбә әфьюн әзерләп бир дә, дүрт ягың – кыйбла!

Башкаларны алдауның нәрсә икәнен белмәгән Ил­шат, “үлем әйләнәсе”ннән ко­тыла алуына сөенеп, эшкә ке­реште. Рафаэльнең дуслары да тик утырмады. Илшатка са­бак бирергә теләп, “наркоман шприц тутыра” дип, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттеләр...

Судта шаһит буларак чыгыш ясаган Рафаэль Шәрифуллин Илшатка үз өенең ачкычын бирүе, ләкин аның нәрсә белән шөгыльләнүеннән хәбәрдар булмавы хакында күзен дә йом­мый сөйләде.

– Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кергәндә шәхси йортларның берсендә нар­котик матдә ясаган Илшат Кәлимуллин кулга алына. Бу вакытта өстәлдә эченә сыеклык салынган шприц ята. Нарко­тик матдәләр кулланган өчен берничә тапкыр администра­тив җаваплылыкка тартылган зат буларак исәптә торучы Ил­шат Кәлимуллинга карата иң авыр җәза билгеләвегезне со­рыйм!

Дәүләт гаепләүчесенең го­зере боерык булып яңгырады. Суд залында кайгыдан кечерәеп калган Мәсхудә апа: “Атаң ни дияр, улым?!” – диде. Җан ачысы белән әйтелгән сүзләрдә үпкә дә, сагыш та бар иде... Илшатның ялгышуы за­манында исеме Мактау такта­сыннан төшмәгән Мәсхудә апа өчен гомер азагына җитәрлек гарьлек булды. Тик ул бер­вакытта да бу хакта улына әйтмәде. Ялгышып та авыр сүз ычкындырмады.

“Әтиең нәрсә әйтер?!” – диме? Әтисенең инде 12 ел салкын җир куенында ятуын онытканмы әллә газизе?!

Хөкемдарның да наркоман­нарны беренче мәртәбә күрүе түгел. Тик Илшат – бөтенләй икенче төрле! Наркоманга ох­шамаган да кебек... Заманын­да начар компания шаукымына бирелеп, үз юлыннан тайпыл­ган язмыш корбаны. Бүгенге хөкем, бүгенге карар егетнең киләчәген хәл итә...

– Кылган гамәлләрем өчен бик үкенәм. Нинди җәза билгеләсәгез дә, кабул итәргә әзермен. Кичәге наркоманнар булмый, диләр. Әмма мин кире­сен исбатларга әзермен!..

Бу сүзләр шулкадәр их­ласлык белән әйтелде ки, хөкемдарның да, башкалар җилкәсендә яшәргә өйрәнгән ир уртасы Рафаэльнең дә күзләренә яшь килде. Хөкемдарга хис-кичерешләргә ирек бирергә ярамый! Суд ка­рары чыгарыр өчен хөкемдар ишеккә юнәлде. Суд залының авыр ишеге ябылды дигәндә генә залга Алсу йөгереп керде.

– Абый, зинһар, җибәрегез аны! Ул мине зур хатадан са­клап калды!..

Алсу ачык калдырган ишектән кызның әтисе Мидхәт Рәүфович килеп керде:

– Баламны зур бәладан са­клап калган бу егеткә мин ни­чек ярдәм итә алам?

Мәрхәмәтле буларак даны таралган түрәнең соравы, залның таш диварларына бәрелеп, җавапсыз калды...

– Хөкем ителүчегә җәза төрен сайлаганда, суд җәза бирүне авырайтучы шарт­лар булмавын исәпкә алды. Гаепләнүче үз гаебен ту­лысынча таныды һәм кыл­ган гамәлләре өчен ихла­стан үкенүен белдерде. Илшат Кәлимуллин яшәү урыны бу­енча уңай характерлана. Юга­рыда бәян ителгәннәрдән чы­гып, суд Илшат Фәһимулла улы Кәлимуллинны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип та­ныды. Суд карары белән аңа, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән, төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнә...

Хөкемдарның чүкече өстәлгә төште. Үзен кабаттан тимер рәшәткә артында күргән һәм иң каты җәза билгеләрләр дип көткән Илшат өчен караңгы көзнең күк гөмбәзен ертып кояш чыккан төсле то­елды. Ул үзеннән 9 яшькә кече Алсуның тормышта иң якын кешегә әйләнәсен, төгәл ике ел­дан гаилә корып, сау-сәламәт өч игезәк балага гомер бүләк итәселәрен белми иде әле...

Бүген Илшат әфьюн кул­ланган яшьлек елларын кур­кыныч төш итеп искә ала. Хәер, ул яшьлеген искә төшермәскә тырыша. Кыйммәткә төшкән тормыш дәресе өчен ул әтисе гомере белән түләде...

Кичәге наркоманнар бул­мый, диләр. Ныклы ихтыяр көче һәм башкаларның сиңа ышанычы булганда ялгыш­ларны төзәтергә дә, максатка ирешергә дә була икән!

Исемнәр үзгәртелде.

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: