Мөслим-информ

Суд залыннан. Нәфесеңне тыя белмәсәң...

Кеше малы беркайчан да синеке булмый. Тир түгеп алмаган мөлкәт өчен кайвакыт бик кыйммәт түләргә туры килә.

“Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый” дигән мәгълүм халык әйтемен нәкъ менә аның өчен генә уйлап чыгарганнар диярсең. Гомер буе кулы тик тормаган Рәмисне бу юлы да элеккеге “дан”ы “сатты”. Кибеттән урлап чыккан шампунь өчен аны рәшәткә артына утыртып ук куймакчылар.

– Рәмис Низамов, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең 14нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы карары нигезендә караклык буенча элек хөкем ителгән булса да, үз гамәлләреннән сабак алмаган. 2020нче елның 27 июлендә зур булмаган бер сәүдә бинасыннан дүрт данә шампунь урлый. Бер флаконы 462 сум 98 тиен торган шампуньнәрне ул курткасының түш кесәсенә качырып алып чыга. Кибеткә барлыгы 1851 сум 92 тиенлек матди зыян килгән.

Хөкемдар гаепләү кәгазен укыгач, залда авыр тынлык урнашты. Рәмис үзен кечерәйгәннән-кечерәя барган кебек хис итте. “Ниндидер бер шампунь өчен утыртып ук куярлар микән?” – дип уйлады ул.

– Башкалар кеше дә үтерә бит әле! Ник аларга бернинди җәза юк?! Мин урлаган дүрт шампуньнән генә кибет бөлгенлеккә төшмәс әле!

Рәмиснең үз-үзен яклап әйткән бу сүзләре кызык та, кызганыч та кебек тоелды. Хөкемдар мыек астыннан елмаеп куйгандай итте. Рәмиснең кибеттән беренче тапкыр гына әйбер “шудыруы” түгел. Менә монысында, каһәр, тотылды бит! Югыйсә, шик тудырмас өчен, кибетне берничә мәртәбә әйләнде бит ул, ике төргәк бәдрәф кәгазе дә сатып алган иде. Элегрәк бу алымы ярдәм итми калмый иде. Монысында... Кылган кыңгыр эшенә үкенәсе урында Рәмис үзенең тактикасын ахырынача уйлап бетермәвенә борчылып утыра иде.

– РФ Җинаять-процессуаль кодексының 281 маддәсе тәртибенә нигезләнеп, зыян күрүченең вәкиле Галимҗан Юнысовның күрсәтмәләрен китерәсем килә. Җинаять эше кылынган кибеттә куркынычсызлык буенча тер-риториаль менеджер булып эшләүче Галимҗан Юнысов, видеокүзәтүләрне карап чыккач, караклыкны нәкъ менә Низамовның кылуын инкарь итмәүче дәлилләргә юлыга. Товарларны урлау факты видеосистема җайланмалары ярдәмендә ачыкланды. Видеоязмадан күренгәнчә, Низамов кичке сәгать биштә кибет бинасына керә һәм көнкүреш химиясе бүлегеннән дүрт данә шампунь урлый һәм җинаять урыныннан кача, – дәүләт гаепләүчесе гаепләнүченең кылган җинаятен, әйтерсең, минутын-секундын исәпләп язып барган.

Ул арада залга шаһит буларак кибет сатучысын да чакырдылар.

 

– Видеоязманы игътибар белән карагач, каракның 35 яшьләр тирәсендәге ир-ат булуын чамаладым. Аның берничә тапкыр касса яныннан узуын, сул кул чугыннан әз генә өстәрәк беләзек рәвешендә татуировкасы бу-луына игътибар иткән идем. Бу ир берничә тапкыр прилавкалар урнашкан залны урап чыкты, ә кассага килгәч, аның кәрҗинендә ике рулон бәдрәф кәгазе генә булуын күреп, аптыраган идем, – дип сөйләде Асия Миңнегулова.

Каракның эзенә төшәргә нәкъ менә шул татуировкасы ярдәм итә дә инде. Моңа кадәр дә хөкем ителгән ир-ат турындагы бөтен нәрсә мәгълүмат базасында теркәлгән булгач, Рәмис Низамовны тоткарлау әллә ни кыенлык тудырмый.

– Җәза билгеләгәндә, РФ Җинаятьләр кодексының 60 маддәсе нигезендә, суд җинаятьнең характерын һәм куркынычлык дәрәҗәсен, бу очракта зур булмаган авырлыктагы җинаять булуын исәпкә алды. Рәмис Низамовның үз гаебен тануын, кече яшьтәге баласы булуын да исәпкә алды. Ләкин әлеге гражданин, элек хөкем ителгән кеше буларак, үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамады һәм янә аңлы рәвештә җинаять кылды. Җинаять эшен алдан тикшерү барышында зыян күрүче гаепле заттан 1851 сум 92 тиен күләмендәге зыянны түләттерү турында гражданин дәгъвасы белдерде. Җинаять кылуда һәм зыян күрүчегә зыян китерүдә Рәмис Низамовның гаебе ту-лысынча ачыкланганга күрә, граждан дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелергә тиеш. Бәян ителгәннәр нигезендә һәм РФ Җинаятьләр кодексының 306, 307, 309 маддәләренә таянып, суд Рәсим Низамовны РФ Җинаятьләр кодексының 158.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм, җинаять- башкарма инспекция белән килешенеп, аңа җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган 100 (йөз) сәгать мәҗбүри эш төрен билгеләде...

Хөкемдарның чүкече өстәлгә төште. Рәмис сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Кайда үткәрер ул мәҗбүри эш сәгатьләрен? Урлашмыйча тора алырмы? Яшәү мәгънәсенә әверелгән бу төр кәсептән аерылу аңа бик авыр буласын ул җаны-тәне белән тоя иде.

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

 

Лилия Шәймиева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: