Мөслим-информ

Суд залыннан. Матур тормышның бәясе күпме?

Җиңел килгән акчаларны туздыруы гына ансат шул! Аны каты режимлы колониядән саклап калу өчен дәүләттән алынган грант акчасын кире кайтарырга дип, ире берничә банктан зур суммада кредит алды. Искәндәровларга әлеге акчаны гомер буе түлисе.

– Гаиләләре җитеш – ни ашыйм дисәләр, шул бар. Кигән киемнәре әллә кайдан “Мин – иң кыйммәтле бутиктан!” дип “кычкырып” тора. Өч баласы да кәртинкә кебек! Һәр көнне яңа күлмәк, шул күлмәк төсенә яратып алынган түфлидән йөриләр. Ни җитмәгәндер тагын?! Улым гаиләсен туйдыру, яхшы яшәтү өчен көчен дә, үзен дә жәлләми – көне-төне эштә! Ә килен менә нәрсә уйлап тапкан! Вакытсыз гүргә кертә, билләһи! 
Суд бинасы каршындагы эскәмиядә утырган олы яшьтәге апа судка шаһит итеп чакырылган кешегә шул рәвешле эчендәге моң-зарын бушатты. 
– Оятын кая куярсың! Бу хәлләрдән соң аталары урын өстенә ауды, – дип сөйләвен дәвам итте Миңлегөл апа. Ә хәлләр, чыннан да, бик авыр борылыш алган иде шул... 
...Бөгелмә шәһәрендә хисапчы һөнәрен үзләштергән Ләйсән чаялыгы, үзсүзле булуы белән аерылып тора. Булачак ире Фәнисне дә табигый матурлыгы, әрсезлеге, кыюлыгы белән яулап ала ул. Бер-бер артлы өч бала табып биргән тормыш иптәшен өрмәгән урынга да утыртмый Фәнис. Яхшы тормыштан хатыннар бозыла диләрме әле?! Юк, Ләйсән бозыклык юлына да басмый, иренә хыянәт тә итми, аракы да эчми, иптәшләре белән кәеф-сафа да корып йөрми. Декрет ялында ятканда аның башында “Наполеон планы” туа! Массакүләм мәгълүмат чараларындагы яңалыклар белән кызыксынып барган хатынга “үз эше булган авыл кешесенә дәүләт ярдәм күрсәтә” дигән сүзләр нык тәэсир итә. “Эш башлаучы яшь фермерларга ярдәм күрсәтү” республика программасында катнашу өчен кирәкле документлар җыя башлый. Исәп-хисап эшен кечкенәдән аңлап-белеп үскән Ләйсәнгә документлар туплау авыр булмый. Мәкерле планы турында беркемгә дә әйтмәскә карар кыла Ләйсән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бизнес-планын ясап җибәрә. 100 баш мөгезле эре терлек алачагын, аларны асрау өчен ферма төзиячәген раслап, смета-сызымнар ясап, кирәкле кәгазьләрне министрлыкка юллый. Ләйсәннең планнарына, киләчәк тормышын авыл хуҗалыгына багышларга теләвенә министрлыкта да ышаналар. 
Шәхси эшмәкәр булып теркәлгән Ләйсән Искәндәрованың исәп-хисап счетына дәүләт ярдәме – 1 миллион 400 мең сум күләмендә грант акчасы күчкәч, аның бәхеттән башы әйләнгәндер, мөгаен. Өр-яңа чит ил машинасы ала Ләйсән. Болай да байларча төзелгән йортларына тагын да затлырак җиһазлар алына, ишегалдына иң кыйммәтле брусчатка җәелә. Авыл хуҗалыгы министрлыгына вакытында отчет җибәрергә дә онытмый. “Фәлән җирдә мөгезле терлек өчен бина салынды, фәлән баш мал алынды, төзелеш өчен шулкадәр акча китте. Җитмәде дә әле, үземнән өстәдем”. Шундый эчтәлектәге хатлар китә министрлыкка. “Эшләмичә дә байлыкта яшәп була икән бит! Бөтен кеше дә урлаша әле, миңа да ярыйдыр” дигән уйлар белән уянган, йокыга киткән Ләйсәннең кыңгыр эше фаш ителә. Әллә көндәшләрнең “тырышлыгы”, әллә тикшерү органнары хезмәткәрләренең уяулыгы – көтмәгәндә килеп төшкән тикшерү җиңел тормышка нокта куя. Отчет кәгазьләрендә күрсәтелгән ферманың кайда төзелгәнлеген күрсәтә алмый зар-интизар булган Ләйсән чарасызлыктан бер авылның ташландык фермасына төртеп күрсәтә. Хатынның алдашуын министрлык вәкилләре бик тиз аңлап ала. 
Суд залы. Гаепләнүче эскәмиясендә утыручы Ләйсән бәйрәмгә килгән диярсең! Иннек-кершәнен мулдан яккан, тырнакларын кып-кызылга буяп, килешле күлмәген кигән. Йөзендә тамчы да борчылу, кайгыру әсәре юк. Хөкемдарның сорауларына җавап биргәндә ясалма керфекләре генә селкенеп куя. Таш курчак инде менә! 
– Иптәш Искәндәрова, гаебегезне таныйсызмы? 
– Әйе, мин бик үкенәм... Нәрсә эшләгәнемне аңлап бетермәгәнмен... Гафу итегез... 
Министрлыкта озак еллар хезмәт куйган киңәшчегә сүз бирелде: 
– Л. Искәндәрова бизнес-проектын яклаганда авыл хуҗалыгына бөтен җанын биреп эшләр кебек тоелды. Ул тәкъдим иткән бизнес-план буенча 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма, блоклардан төзелеп, профнастил түбә астына алынган булырга тиеш иде инде. Тикшерү вакытында Л. Искәндәрова “хан заманыннан” калган, стеналары җимерелү дәрәҗәсенә җиткән шифер түбәле бина күрсәтте. “Сыерларың кая соң?” дип сорагач, безне ерак түгел бер авылга алып барды. Ниндидер ихатага алып кереп, маллар күрсәтте. Андагы 60 сыерның Ләйсәннең туганыныкы, шушындый ук хөкүмәт ярдәме белән алынган булуы ачыкланды.

 

Министрлыкка ялган документлар, кәгазьләр, кибеттән товар алу турында чеклар җибәргәндә нәрсә уйлады икән Ләйсән? Л. Искәндәрова грант акчасын бер ел эчендә максатчан кулланырга тиеш иде. Ә бу – өчтән дә ким булмаган эш урыны булдыру, крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген биш елдан да ким булмаган вакыт аралыгында алып бару, бер ел эчендә ферманы сафка бастыру, мөгезле эре терлекләр санын биш ел эчендә 100 башка җиткерү, дигән сүз. 
– Искәндәрова Ләйсән Илһам кызы үзенең нинди адымга баруын алдан уйлап эш иткән һәм дәүләт акчасын үзләштергән, хөкүмәт грантын үз максатларында файдаланган, зур күләмдә мошенниклык гамәлләре башкарган. Мондый җинаятькә йомшак җәза була алмый, – дип, дәүләт гаепләүчесе җәза сорады: 
– Тикшерелгән материалларга, шаһитлар сүзенә таянып, Л. Искәндәрованы РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе 4 нче бүлеге нигезендә гаепле дип табарга, аны 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә... 
Залда авыр тынлык урнашты. Ләйсән берсеннән-берсе кечкенә өч баласын күз алдына китерде. Тимерчыбыклы, рәшәткәле дөньядан кем булып кайтыр ул? Хөкемдар карар кабул итү өчен эш бүлмәсенә юнәлде... Хөкемдарны Ләйсән дә, якыннары да сагаеп көтте. Хөкемдарга дөрес карар кабул итү өчен шактый вакыт кирәк булды. 
– Җинаять эше материалларын өйрәнгәннән соң, суд шундый карар кабул итте: Ләйсән Илһам кызы Искәндәрова үзенең гаебен тулысынча таныды. Китерелгән зыян дәүләткә тулы күләмдә кайтарылды. Моңарчы бер мәртәбә дә хөкем ителмәвен, җинаять җаваплылыгына тартылмавын, балигъ булмаган өч баласы булуын исәпкә алып һәм РФ җинаятьләр кодексының 73 нче маддәсенә нигезләнеп, Л. Искәндәровага билгеләнгән җәзаны “бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә”, дип билгеләргә. Ул, шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителүчеләрне контрольдә тотучы махсуслашкан дәүләт органына килеп, айга бер мәртәбә регистрация үтәргә тиеш була. Суд карары үз көченә кергәнче Л. Искәндәровага районнан кайда да булса чыгып китү тыела. Әйберләтә дәлилләр – КФХ буларак теркәлгән документлар, ялган хезмәт кенәгәсе, грант алу өчен тупланган барлык төр документлар җинаять эше папкасында саклауга калдырыла... 
Хөкемдар авыр чүкече белән өстәлгә сукты.Күңеленнән ире, балалары һәм якыннары белән хушлашырга өлгергән Ләйсән бу карарга артык шатланмады да шикелле. 
Исемнәр үзгәртелде. 

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: