Мөслим-информ

Суд залыннан. “Хаталар өчен түлисе шул...”

Ялгыш адымнары өчен хөкем ителгән Вәсимә-Виолетта шулай фикер йөртте.

Ләйсән белән Алсу күрешсәләр, сөйләшеп сүзләре бетми иде. Ялгыз гына бала тәрбияләүче хатыннарның шун­нан башка уртак те­масы да юк кебек. Ник дигәндә, Ләйсән – шәһәр кызы, югары белем­ле педагог-социолог. Ә Алсу... Көчкә мәктәпне тәмамлаган кызны хәтта район үзәгендәге һөнәри көллияткә дә авыр­сынып кына алдылар. Авызыннан һәрвакыт тәмәке исе аңкыган Алсу “төшергәләп” килергә дә читенсенми иде. “Анасы нинди - баласы шундый” диләрме әле?!

...Мулла кушкан саф та­тарча исемен (Вәсимә!) Ви­олеттага үзгәрткәннән соң, Алсуның әнисен алыштыр­дылар диярсең! Әле генә якты дөньядан вакытсыз киткән тормыш иптәше Ша­милне уйлап яшь түккән ха­тын авыл зиратының кайда урнашканын да онытты ке­бек. Йөри торгач, эшеннән үк кудылар үзен. Район хастаханәсендә санитарка булып эшләгән хатын юеш идән чүпрәге белән бер түрәнең хәләл җефетенә кизәнгәч, җитәкчелекнең түземлеге соңгы ноктасына җитте. Вәсимә эшсез калды. Медицина институтының б еренче курсын да тәмамлый алмыйча укудан куылган Вәсимә-Виолетта район гәҗитенә “сиделка хезмәте күрсәтәм”, “массаж ясыйм” кебек игъланнар да биреп карады. Ләкин бу өлкәләрдә бернинди беле­ме һәм эш тәҗрибәсе булма­ган Вәсимә хезмәтләреннән файдаланучы булмады. Район үзәгендә яшәүчеләр бер-берсенең тормышын яхшы белә. Хатынның тор­мыш төпкеленә әкренләп тәгәрәвен сизми калмады­лар, әлбәттә.

– Ашарга тагын бернәрсә дә юкмыни, әни?! Мин бит су эчеп кенә тора алмыйм! Кибеттән 20 сумлык коржик та алып булмасын инде, ә! Уйлап тап берәр нәрсә! Эшкә кер! Болай ятма!

Әнисенә “үгет-нәсихәт” бирүче Алсу үзе дә тормыш­ка күзе ачылып бетмәгән риясыз сабый гына иде әле. Тиздән ул да әнисе үрнәгендә яши башлады. Башта сырага үрелде, аннан катырак эчемлекләрне дә “якын дус итте”. Өйгә кайт­мый калган чаклары да әз булмады кызның. Мәктәпне көчкә “өчле”гә тәмамлаган кызны 9 сыйныфтан соң район үзәгендәге көллияткә кертер өчен аз тырышма­ды укытучылары. “Нин­ди булса да һөнәр алыр, кулы эш белгән югалмас” дигән фикердән чыгып эш йөрткән укытучылары ялгышты. Кызның укый­сы килми иде. Пешекче һөнәрен үзләштерүче кыз практика үткәндә ашханәдә ике мәртәбә ут чыгара язды! Шуннан остазлары аңа кул селтәде. Кулыннан эш килмәсә дә, Алсу бик чибәр иде. Матурлыгы белән егетләрнең һушын алучы кыз авырга узды һәм тугыз айдан сау-сәламәт кыз бала алып кайтты.

Бу хәлдән соң Вәсимә- Виолетта аңына килгәндәй булды. Өйдәге бөтен шешәләрне кырып-себереп түккәннән соң, ул ялт итте­реп бүлмәләрне юып чыкты һәм тормышны үзгәртергә дигән ныклы карарга кил­де. Яшь балага пампер­сы да, чүпрәк-чапрагы да, башкасы да кирәк. Алсу, күкрәкләрем ямьсезләнә дип, нарасыен имезүдән баш тарткач, нәнигә сөт ри­зыклары алу өчен дә әллә никадәр акча кирәк булды!

...Суд залы. Вәсимәнең бу бинада беренче мәртәбә генә утыруы түгел. Ишек- тәрәзәләре тимер рәшәткәле бу бинада икенче тапкыр хөкем карарын көтә хатын...

– Виолетта Харис кызы Галләмова, моңарчы да районның өченче санлы суд участогы тарафыннан гае­пле дип табылып, РФ Адми­нистратив хокук бозулар ту­рындагы кодексның 14.17.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә 30 мең сум күләмендә ад­министратив җәзага тар­тылган иде. Аңа физик зат­ларга спиртлы продукция­не ваклап саткан өчен ад­министратив җәзага са­лынган иде. Галләмова, үз гамәлләреннән сабак ал­мыйча, янәдән кыңгыр юлга барган. Эксперт бәяләмәсе нигезендә ул янәдән 1 литр күләмендә – җәмгысе 400 сумлык спиртлы сыекча саткан. Тикшерү аның каты­лыгы 32,3 процент тәшкил итә, дип күрсәтте. Хөрмәтле хөкемдар, Галләмовага кара­та каты җәза билгеләвегезне сорыйм.

Дәүләт гаепләүчесенең аны якламаячагын белсә дә, Вәсимә-Виолетта бу кадәр үк булыр дип уйламаган иде.

– Гаепләнүче үз га­ебен тулысынча таны­ды һәм аны алкоголь са­туга этәргән сәбәпләрне күрсәтте. Аңлыйм, кечкенә бала җинаять юлына басу­га сәбәп була алмый. Ләкин Галләмованың 19 яше тул­ган кызы һәм 1 яшьлек оны­гы булуын исәпкә алып, йомшаграк җәза бирүегезне сорар идем.

Дәүләт яклаучысы Вәсимәне чын күңелдән жәлли һәм ярдәм итәргә тели иде...

Ә бит Вәсимә, яшәү рәвешен үзгәрткәннән соң, идән юучы булып кибеткә эшкә урнашты. Кичке ун тулганда яшьләрнең сыра яисә аракы алырга йөгерүен күреп, ул акчасызлыктан чыгу юлын тапкан кебек булды. Арзан бәягә көмешкә куа торган аппарат кайтар­ды. Мари авылына барып, көмешкә ясау “серләренә” төшенеп кайтты. Бөтен шар­тын китереп ясаган эчем­лекне тиздән сата да баш­лады. Тик бу кәсептә дә “конкурентлар” бар икән! Вәсимәнең яңа киемнәрен күреп, тәмле ашавын белеп, озын телләр: “Күршебез ял­ган аракы эчеп агуланды”, – дип, Вәсимә өстеннән шика­ять яздылар. Контроль сатып алу оештырылды. Вәсимә үзен тикшерәләр дип уй­ламады да! Кызының ду­сты Ләйсән белән бер егет көмешкә сорагач, Вәсимә аларга 0,5 литрлы ике шешә сыекча тоттырды. Акчаларның тамгалы бу­луын гына белмәде хатын! Ләйсәннең сөйгәне сыйфа­тында өенә үткән егет район эчке эшләр бүлегенең өлкән оперуполномоченные иде! Вакыйгаларның барысына да Ләйсән сәбәпче булган икән! Тормышларының бе­раз җайлануыннан, Алсуның инде эчкече кызы булма­выннан чын мәгънәсендә көнләшкән кыз үч алуның башка юлын таба алма­ган, күрәсең! Вәсимә белә: көмешкә сату матур гамәл түгел, законга сыймый! Ул бит оныгын ачка тилмертмәс өчен шушы юлны сайлады. Хаталар өчен түлисе шул...

– РФ Җинаятьләр кодексының 61 маддәсе 1 өлеше нигезендә суд гаепләнүченең үз гаебен тануын һәм тәүбә итүен җиңеләйтүче хәл дип та­ный. Җәза чарасын сайла­ганда суд гаепләнүченең яшәү урыны буенча уңай характерлануын да истә тота. Гаебен йомшар­тучы хәлләрне исәпкә алып, суд Галләмовага карата төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләү мөмкин, дип саный. Бәян ителгәннәр нигезендә һәм РФ Җинаятьләр кодексының 306, 307, 309 маддәләренә таянып, суд Галләмованы гаепле дип таныды һәм хезмәт хакының 5 процен­тын дәүләт кеременә то­тып, алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләргә, дигән карар чыгара...

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төште. Әллә тынлыкны бозган тавыш­тан, әллә башка сәбәп белән Вәсимәнең йөрәге сыкрап куйды. Бу минутларда өйдә әбисен көтеп гаҗиз булган бер яшьлек оныгы, тама­гы ачып, илерә-илерә елый иде...

(Исемнәр үзгәртелеп бирелде).

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: