Мөслим-информ

Суд залыннан. Кеше кесәсенә  үрелсәң...

Камил белән уртак тормышлары килеп чыкмагач, Нәсимә, паспортына аерылу турында мөһер суктырды да, бәхетен сынау өчен читкә чыгып китте. Көн дә ирен “акча” дип талый торгач, тегесенең хатынына карата соңгы тамчы хисе дә сүрелгән иде. Камил аңа “китмә” дип ялынмады.

Башка районда Нәсимәне кочак җәеп каршы алмыйлар, билгеле. Ләкин үз дигәненә ирешә торган хатын шул ул! Бер агрофирмага хисапчы булып урнашу җаен тапты. Ай саен үз вакытында ярыйсы гына хезмәт хакы алып барды. Саннар дөньясында исәп-хисап кәгазьләре белән мәш килде ул. Көнне-төнгә ялгап эшләгән механизаторларның үзеннән күбрәк хезмәт хакы алуы гына ачуын китерде. Бер көнне Нәсимә мәкерле план корды. Интернет челтәре аша эшчеләрнең банк картасында күпме акча булуын ачыклагач, агрофирмага читтән килеп эшләүче Рәфил Мәрданшинны “корбан” итеп сайлады. Мәкерле планын тормышка ашыру өчен Рәфилнең картасын һәм шәхси телефонын кулга төшерү кирәк иде. Нәсимә, төшке аш вакытын туры китереп, кирәкле әйберләрне барлады. Аны-моны сизенмәгән Рәфил, “банк картасы мәгълүматларын яңартабыз”, “телефонда акча беткән иде, әнигә шалтыратам” дигән ялганга чын-чынлап ышана. Үзе кеше алдый белмәгәч, башкалардан да мондый начарлык көтми, әлбәттә. Шул көнне аның картасындагы 17 мең 800 сум акчадан җилләр исә. Төгәл бер ай “Ни булыр икән?” дип йөргән Нәсимә җиңел сулап куйды. Тотылмавына тәмам инангач, кабат шул ук юл белән акча янчыгын калынайтырга уйлый. Башта – 9800 сум, соңрак ике тапкыр 17600 сум акча үзләштерә Нәсимә. Бу кыңгыр эшләрен төгәл бер ай аралык белән башкара. Һәрберсендә “соңгы тапкыр” дип вәгъдә бирә дә, ай ахыры җитүгә кулы үзеннән-үзе кеше кесәсенә “үрелә”. Шул рәвешле Рәфил Мәрданшинның картасыннан барлыгы 52550 сум акча югала. 
Рәфил картадагы акчасының кимүен төзелеш материаллары алырга дип, кибеткә кергәч кенә белә... Картасыннан зур суммада акча югалуы турында район эчке эшләр бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Соңгы араларда мошенникларның интернет челтәре аша акча “суыруыннан” хәбәрдар булган полиция хезмәткәрләре ирнең “кәкре каен”га терәтелүен аңлап ала. Каракның кем булуы санаулы вакыт эчендә ачыклана. Рәфилнең аптыравына чик-чама булмый. Җинаятьченең үзе белән эшләгән хезмәттәше – яшерен генә күз салып йөргән өлкән хисапчы булуына ышанасы да килми аның. Ялгызы гына бала үстерүче тыйнак бу хатыннан мондый мәкерне көтмәгән иде ул. 
...Суд эскәмиясендә Нәсимә утыра. Үзе белән кечкенә кызын да иярткән. Бала бертуктаусыз: “Әни, кайтып китәбезме әле? Кайчан кайтабыз инде?” – дип кабатлый. Нәсимә, баласын юаткандай итә дә, үзе уйлар өермәсенә чума... “Утырта-нитә калсалар, кемгә калыр бу сабый? Нишләдем мин?!” Эчтән генә уйлаган уйлары тышка бәреп чыкканын үзе дә сизми калды Нәсимә. Зыян күрүче хезмәттәшенең дә йөрәге таштан түгел, күптән кичерде, гафу итте инде ул аны... Китерелгән зыянны каплап бетерәчәге турында әйтеп, гафу сорап язган смс-хәбәрен укыгач ук, Рәфилнең дә аның белән элемтәгә чыгасы килгән иде. Менә хәзер Нәсимәнең язмышы хәл ителә. Бер яктан жәл, икенче караганда, бик аяныч, үкенечле иде. Бу хәлләр ачыкланмаган булса, Нәсимә аны тагын күпме “чишендерер” иде микән?... 
– Нәсимә Назыйм кызы Харисова кылган гамәлләр РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе икенче бүлеге, “в” пункты нигезендә квалификацияләнә. Гражданга шактый зыян китереп, чит кеше милкен яшерен урлауда гаепләнүче Нәсимә Харисовага җәза каты булырга тиеш... Җинаятьләр кодексы бу очракта 5 ел иректән мәхрүм итүне күздә тота. Бу – гаепләнүчегә карата санкцияләр исемлегенә кертелгән иң кырыс җәза... Гражданка Харисова, сез үз гаебегезне таныйсызмы? – диде дәүләт гаепләүчесе. 
– Тулысынча таныйм... 
Нәсимәнең тавышы калтырап чыкты... Авыр тынлык урнашкан залда Рәфилнең тавышы аяз көнне күк күкрәгәндәй ишетелде: 
– Ике якның килешүе, китерелгән зыянның тулысынча каплануы сәбәпле, җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм... 
Хәлләр, вакыйгалар көтелмәгән борылыш алды... Уртак фикергә килү өчен хөкемдар белән дәүләт гаепләүчесе күпмедер вакыт үзара килешеп, сөйләшеп тә алдылар. 
– Ике якның уртак килешүе нигезендә РФ Җинаятьләр кодексының 158 нче маддәсе икенче бүлеге, “в” пункты нигезендә квалификацияләнгән җинаять эшен туктатырга. Яшәгән урыныннан чыгып китмәү турындагы подписканы гамәлдән чыгарырга... 
Хөкемдарның чүкече өстәлгә төшкәнче һавада бик озак эленеп торгандай тоелды Нәсимәгә. 
– Кылган җинаятегез өчен җаваплылыктан бик җиңел котылдыгыз.

Алга таба бу гамәлләрегез сезгә сабак булсын, кыңгыр юлга кереп китүдән сакланыгыз, – диде аны яклаган адвокат, ишек төбендә туктатып. 
Әллә әйтте рәхмәт сүзләрен Нәсимә, әллә юк... Күңелдәге бушлыктан арыну теләге белән ул кечкенә кызын җитәкләде дә автовокзалга таба юл алды. Башын иеп, аерылган ире янына кайтуда иде аның исәбе. Рәфилгә китергән матди зыянны кайтару өчен банктан алган кредитын түләргә җир җимертеп эшләсә дә таманга туры киләчәген ул аңлап бетерми кебек иде... 
Исемнәр үзгәртелеп бирелде. 
Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: