Мөслим-информ

Суд залыннан. Бер сүз җитә кеше җанын яраларга

Тормышта туган проблемаларны вакытында уртага салып сөйләшмәү ныклы гаиләләрне дә тарткатырга, ир белән хатын арасында тирән упкын барлыкка китерергә мөмкин.

Алар яшәгән йорт әллә каян күзгә ташланмаса да, төп-төз нарат бүрәнәләрдән салынган өйне һәркем белә. Бу йортта тату, үрнәк гаилә яши. Ике балалы Гариповларны күршеләре генә түгел, бөтен авыл халкы хөрмәт итә. Шулай булмыйча, ярдәм сорап керсәләр, борып чыгармыйлар, кешеләр алдында йөзләре якты, муллыкта гомер кичерәләр. Мөнирә – укытучы, гаилә башлыгы Равил – балта остасы. 4 һәм 6 класста белем алучы балалары – уку алдынгылары. Кыскасы, һәр яклап та уңган, булган гаилә. 
“Җете кызыл тиз уңа”, диеште көнчеләр. Әллә юраганнары юш килде, әллә башка сәбәп! Аңламассың! Гаиләнең бәхет касәсе кителә башлавын иң элек хатыны Мөнирә сизеп алды. “Матурым” дип кенә дәшкән ире, әкренләп, бу назлы сүзне әйтмәскә әйләнде. Нәрсә кирәк булса да, исеме белән генә дәште. Арага салкын җил кергәнен вакытында аңлап, уртага салып сөйләшергә теләсә дә, ир “юк-бар белән башымны катырма!” диюдән гайре башканы әйтмәде. Ә сәбәбен ир үзе генә белде, эчтән сызланды, уйланды, борчылды, йокысы – йокы, ашавы ашау булмады... 
– Хатыны сулга йөри бит аның! Эшеннән дә вакытында кайтмый, юри тоткарланып кала. Бу кадәр дә үшән булыр икән ире! Вәт җүләр, ичмасам! – дигән өзек-өзек сөйләшүне ишетте ул берәүләргә электр кертеп ятканда. 
Сүзнең үзе турында икәнен аңлап, бер мәлгә аңгыраеп калды Равил. Их, алгы якта сөйләшкән ир белән хатынның яннарына чыгып сорыйсы калган да бит! Юк шул! Акылын томалаган “хыянәт” сүзе ике чигәсен дә китереп кысты. Яшәүгә теләк тә, өмет тә калмаган иде... 
...Суд залы. Хөкемдар, дәүләт гаепләүчесе, яклаучы, гаиләсе... Шушында утырырга тиеш идемени соң ул?! 
– Гарипов Равил Мөдәрис улы исерек хәлдә үзе яшәгән йортның верандасында киемнәргә ут төртә. Милекне юкка чыгару нияте белән башкарган гамәл аркасында өйнең түбәсе яна, верандада булган аяк киемнәре, кышкы өс-баш киемнәре янып бетә, суыткыч, газ котелы яраксызга әйләнеп, барлыгы 83 мең 700 сум күләмендә зыян килә. Равил Гариповны, РФ Җинаятьләр кодексының 167нче маддәсе икенче бүлеге нигезендә гаепле дип табып, бер ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын сорыйм... – дәүләт гаепләүчесенең әлеге сүзләре ирнең йөрәгенә меңләгән энә булып кадалгандай тоелды. 
...Равил белән Мөнирәнең аралары бозылуга кешедән ишетелгән сүз генә сәбәпче булды. Равил әкренләп эчүгә сабышты. Хатынының эштә тоткарлануын ул сөяркәсе булуга бәйләде. Ә чынлыкта Мөнирәнең күңеле сөттән пакь иде. Башка ирләр белән йөрү түгел, чит-ятларга ул хәтта күтәрелеп тә карамады. Эштә тоткарлануының сәбәбе – өстәмә материаллар туплау, бәйге-олимпиадаларга әзерләнү белән бәйле иде. Вакытында уртага салып хәл ителмәгән проблема тату гаиләнең нигезенә балта чапты. Көн дә исереп кайткан гаилә башлыгы башта мыштым гына кереп караватына кереп ава торган булса, соңрак, үзенең өйдә хуҗа булуын белдереп, кара тавыш чыгара, кул уйната башлады. Балаларының елап ялварулары да әти кешенең каткан күңелен җебетә алмады. Мәктәпкә берничә мәртәбә күз төбе күгәреп килгән Мөнирә көзгегә карарга да ояла иде. Чарасызлыктан ул аерылышырга дигән карарга килде. Суд аларны аерса да, Мөнирә белән Равил бергә яшәүләрен дәвам иттеләр. 
Җинаять буласы көнне дә Равил өйгә эчеп кайтты. “Миңа булмасаң, берәүгә дә булма әле!” – дип, хатынының верандада эленеп торган чәшке туны белән затлы бүрегенә ут төртте. Ялкын телләре балаларының кыйммәтле өс киемнәрен ялмап алды. Суыткыч, күптән түгел алынган газ котелы да ут эчендә калды. Равил нинди ахмаклык эшләгәнен аңлаганда соң иде инде! 
– Равил Гариповны РФ Җинаятьләр кодексының 167нче маддәсе икенче бүлеге нигезендә гаепле дип табарга. РФ Җинаятьләр кодексының 73нче маддәсе нигезендә җәзаны шартлы дип билгеләргә. Гарипов, сынау срогы вакытында шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә күзәтчелек итеп торучы дәүләт органына ай саен килеп, билгеләнергә тиеш. Эш яисә яшәү урынын алыштырган очракта бу хакта хәбәр итәргә бурычлы... 
Хөкемдарның авыр чүкече, ниһаять, өстәлгә төште. Равил үз гомерендә беренче мәртәбә суд эскәмиясендә утыра һәм соңгысыдыр. Кылган гамәлләренә тамчы да үкенми. Чөнки шушы тикшерү вакытында ул Мөнирәсенең бер генә тапкыр да хыянәт итмәгәнен, теге вакытта ишеткән сөйләшүнең бөтенләй башка кешеләр турында булуын белде. 
– “Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул кайгыдан араларга” дип юкка җырламыйлар икән. Гафу ит, Мөнирә! 
Суд залында соңгы сүзен әйтергә баскач, Равилнең авызыннан шушы сүзләр генә чыкты... Тик гафу итәрме аны Мөнирә?! 

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: