Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд приставлары хезмәт хакы буенча 50,5 миллион сум бурычны түләттергән

Бурычларның гомуми күләме 2017 елда 143 миллион сум тәшкил иткән, дип яза "Татар-информ". 2017 елда Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең структур бүлекчәләрендә башкаруда хезмәт хакы бурычларын түләттерү буенча 3,5 мең эш булган. Бурычларның гомуми күләме 143 миллион сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта 2158 башкарма производствога нокта куелган, 50,5...

Бурычларның гомуми күләме 2017 елда 143 миллион сум тәшкил иткән, дип яза "Татар-информ". 2017 елда Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең структур бүлекчәләрендә башкаруда хезмәт хакы бурычларын түләттерү буенча 3,5 мең эш булган. Бурычларның гомуми күләме 143 миллион сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта 2158 башкарма производствога нокта куелган, 50,5 миллион сум түләттерелгән. Бу хакта Татарстан буенча Россия фудераль суд приставлары хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан суд приставлары Хезмәт министрлыгы каршында төзелгән хезмәт өчен түләү, керем һәм халыкның яшәү сыйфаты буенча координация советында катнаша. Моннан тыш, республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә идарәнең структур берәмлекләре, район администрацияләре белән берлектә, хезмәткәрләре алдында бурычлары булган оешмалар катнашында кисәтү чаралары үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев