Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су урлашучыларга норматив буенча 6 айлык түләү өр-яңадан билгеләнәчәк

Мөслим инженерлык челтәрләре контролерлары шәхси йортлардагы су системасының дөреслеген инде бер тикшергән иде. Агымдагы атнада оештырылган рейд барышында белгечләр булган җитешсезлекләрне төзәтү һәм кисәтү өстендә эшләде. Контролерлар әйтүенчә, су урлашучылар яңа микрорайонда яшәүчеләр арасында күп. Шуңа күрә тикшерү дә нәкъ менә шушы тирә урамнардан башланды.

Иң элек, тикшеүчеләр бакча һәм мунчага чыгучы су линияләренең дөреслеген карады. Кооператив урамында яшәүче әлеге райондашларыбызның счетчигы да эшли, бакчага чыккан суы да тиешенчә ялганган. Канализация суының урамга агызылуын исәпкә алмаганда, бу кулланучының бар нәрсәсе тәртиптә. Контролерлар шушы ук урамда урнашкан йорт хуҗаларының законсыз рәвештә су челтәренә тоташуына да тап булды. Күптән түгел генә әлеге райондашларыбыз "безгә су кирәкми" дип рөхсәт алудан баш тарткан булган. Контролерлар сүзләренчә, әлеге закон бозучылар үзләре дә тәртип саклау органнарында хезмәт куя.

Таләп ителгәнчә, счетчик куйдырып, су өчен күрсәтмә нигезндә түләүчеләр дә урлашырга җөрьәт итә. Мусина урамында яшәүче әлеге райондашларыбызның бакча һәм мунчасына да су тоташкан. Тик мунчада аккан суга счетчикның әйләнмәве ачыкланды. Мөслим инженерлык челтәрләре һәм су кулланучы арасында төзелгән килешү нигезендә, бу райондашларыбызга норматив буенча исәпләнгән 6 айлык түләү өр-яңадан билгеләнәчәк.

Рейд барышныда җәмгыять белгечләр урамда урнашкан су коеларының таләпләргә җавап бирмәвенә дә басым ясады. Тех условие нигезендә, су коесының капкачы тимердән, тирә юне бетон белән эшләнгән булырга тиеш. Тик күп кенә кулланучылар бу таләпләрдән баш тарта. Киләчәктә мондый закон бозучылар да җаварлылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев