Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су спорты төрләре чемпионатына барачаксызмы?

Билгеле булганча, бу көннәрдә республика су спорты төрләре буенча 16нчы Дөнья чемпионаты катнашучыларын каршы алырга әзерләнә. Ул 26 июльдән 16 августка кадәр башкалабыз - Казан шәһәрендә узачак.

Казандагы чемпионатта 190 илдән 2 983 спортчы һәм 1 490 рәсми зат катнашыр, дип көтелә. Бу - су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен рекордлы күрсәткеч. Билетларга килгәндә, хәзерге вакытта 450 мең билетның 160 меңе сатылган инде. Бу барлык билетларның якынча 40 проценты дигән сүз. Аларның 16 меңнән артыгын чит ил кешеләре сатып алган. Билет бәяләре 50 сумнан алып 3 000 сумга кадәр. Халык арасында хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм йөзү кебек ярышлар аеруча популяр икән. Билетларны «Корстон»да, «Казань-Арена» стадионында, агросәнәгать паркында, "Россия почтасы" һәм "Таттелеком" бүлекчәләрендә, дүрт метро станциясендә сатып алырга мөмкин. Билет алу өчен www.ticketkazan2015.com, www.kazan2015.com сайтларыннан да файдаланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев