Реклама
15 июль көнне Татарстанда "Авто-СТОП" махсус операциясе старт алды. Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары су саклау зоналарында, яр буйларында төрле хокук бозуларны ачыклыйлар, рейдлар үткәрәләр. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8. 42 маддәсе нигезендә яр буе саклау полосаларында, су саклау зоналарында хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең махсус режимын...
15 июль көнне Татарстанда "Авто-СТОП" махсус операциясе старт алды. Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары су саклау зоналарында, яр буйларында төрле хокук бозуларны ачыклыйлар, рейдлар үткәрәләр. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8. 42 маддәсе нигезендә яр буе саклау полосаларында, су саклау зоналарында хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең махсус режимын бозган өчен гражданнарга - 3 мең сумнан 4,5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга- 8 мең сумнан 12 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз